Рөстәм Миңнеханов Австриянең иң эре ГЭСнең берсендә булды

2011 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Австриядә эш сәфәре кысаларында, Венада “Фройденау” гидроэлектростанциясендә булды.

Бу гидроэлектростанция – илдә иң эре электростанцияләрнең берсе һәм дөьяда зур шәһәр янында төзелгән беренче эре ГЭС.

Дунайда урнашкан “Фройденау” гидроэлектростанциясе 1998 елда эшли башлаган. Ул “Андритц Гидро” компаниясенә карый. Ел саен станция 1000 гигаватт-сәгат электр энергиясе җитештерә. ГЭСнең үзенчәлеге - аның егәрлеге Дунайдагы су дәрәҗәсеннән тормый.

Станция электр энергиясе эшләүдән тыш, шәһәр төзелеше һәм экология өлкәсендә мөһим функцияләр башкара, шул исәптә Дунайда суднолар өчен яхшы шартлар булдыруда һәм җир асты сулары дәрәҗәсен нормальләштерү өчен хезмәт итә.

Республика башлыгы “Андритц Гидро” компаниясе вәкилләреннән энергиянең альтернатив чыганакларын эзләү эшләре алып барылу белән кызыксынды.

Шулай ук Татарстан Президенты совет сугышчылары мемориалына чәчәк куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International