"Иннополис" төзелеше 2012 елның язында башланырга тиеш

2011 елның 9 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында Сингапурның «RSP Architect planners&engineers ltd» компаниясе башлыгы, Сингапурның элеккеге баш архитекторы Лиу Тай Кер белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров катнашты.

RSP башлыгы республика җитәкчелегенә Казан янында, Татарстанның Югары Ослан районында төзеләчәк “Иннополис” инновацион шәһәр-иярчененең мастер-планын эшләүнең барышы хакында хисап тәкъдим итте.

Очрашудан соң анда катнашучылар журналистларның сорауларына җавап бирде. Николай Никифоров белдергәнчә, “Иннополис” шәһәр-иярченен төзү эшләре киләсе елның язында башланачак.

“Без әлеге территориядә хезмәт күрсәтүче персонал, хезмәткәрләрнең гаиләләрен дә исәпкә алып, 20 меңгә якын белгеч урнашыр дип уйлыйбыз. Әлеге торак пунктта 50 мең чамасы кеше яшәячәк”, - дип хәбәр итте Н.Никифоров.

“Теләсә кайсы шәһәр территориясендә яхшы мастер-план эшләү өчен күптөрле параметрларны исәпкә алырга кирәк. Әлеге процесс бик озак вакытны ала”, - дип ассызыклады үз чиратында Лиу Тай Кер.

Бүгенге көндә төзелешнең беренче этабы тикшерелә, ул кыш беткәннән соң башланыр дип көтелә. Н.Никифоров билгеләп үткәнчә, “Иннополис” Казанда эшләүче үзенә бертөрле IT-парк (тик аннан берничә тапкыр зуррак һәм балалар бакчалары, мәктәпләрне һәм башкаларны үз эченә алган нык үскән инфраструктуралы) булачак.

“Безнең максат Татарстанның үз кадрлары хисабына гына үсүендә түгел, ә Россиянең барлык шәһәрләреннән шундый ресурсларны җәлеп итү ноктасы булуында да. Бүгенге көндә республика территориясендә тормыш сыйфатының елдан-ел артуы, Универсиада һәм тотрыклы икътисади үсеш аркасында безнең моны эшләргә мөмкинлек бар”, - дип белдерде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

7 декабрьдә Лиу Тай Кер ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров белән очрашты. Югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркы директоры Динар Насыйров озатуында ул Казанның истәлекле урыннарында, Универсиаданың кайбер объектлары һәм IT-паркта булып, компания-резидентларның проектлары белән танышты һәм “Иннополис”ны төзү планы хакында фикер алышуда катнашты. 8 декабрьдә Лиу Тай Кер Татарстанның Югары Ослан районына сәфәр кылды һәм “Иннополис” территориясен карады. Бүген ул шулай ук Казан дәүләт архитектура академиясе студентлары алдында лекция укыячак.

Искәртеп узабыз, 2010 елның сентябрендә бишенче Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында Татарстан һәм “RSP Architects” арасында “Иннополис” мастер-планын (ул вакытта ул “ИТ-авыл” дигән шартлы исемне йөртә иде) эшләү турындагы килешүгә кул куелды. Агымдагы елның сентябрендә, Россия-Сингапур бизнес-форумы кысаларында, аның мастер-планын эшләүнең барышы хакында тәүге хисап тәкъдим ителде.

“Иннополис”ны төзү эшләре 5-7 елга сузылыр дип көтелә. Проектны шәхси-дәүләт партнерлыгы схемасы буенча гамәлгә ашыру күздә тотыла, транспорт һәм социаль инфраструктура (юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр һәм башкалар) төзелеше бюджет акчалары хисабына алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International