Илдус Зарипов Татарстанның Теләче районы башлыгы итеп сайланды

2011 елның 9 декабре, җомга

Бүген Татарстанның Теләче муниципаль район Советы район башлыгы вазифасында Илдус Зарипов кандидатурасын хуплады. Совет утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар катнашты.

Искәртеп узабыз, Татарстанның Теләче районын 1999 елдан бирле җитәкләгән Илдар Низамов быелның маенда үз теләге белән эшеннән китте. Аның белән бергә башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Хәкимов та эштән китү турында гариза бирде. Ул чакта чираттагы сессиядә Теләче муниципаль район Советы әгъзалары район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесенең отставкасын кабул итте. “Без районның киләчәген районны яхшы белгән кеше белән бәйлибез. Ул – Илдус Зарипов”, - дип белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы 2011 елның маенда. И.Халиковның сүзләренә караганда, Илдус Зариповның “Татэнерго” һәм “Татфлот” структурасында зур эш тәҗрибәсе бар.

“ТР Пезиденты күрсәтмәсен үтәп, район Советы депутатларына район башлыгы вазифасына Илдус Зарипов кандидатурасын тәкъдим итәм”, - диде бүген Илдар Халиков. ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Илдус Зарипов бу вакыт эчендә үзен принципиаль, таләпчән җитәкче итеп күрсәтте. Хөкүмәт башлыгы халыкның аны хөрмәт итүен аерым билгеләп үтте. Илдар Халиков сүзләренчә, районның үсеш динамикасы яхшы, авыл хуҗалыгы тармагындагы күрсәткечләр дә начар түгел, объектлар төзелә. Әмма башкарасы эшләр күп әле. 2012 елда яңа программаларны гамәлгә ашырырга кирәк. Аерым алганда, алар мәктәпләрне капиталь ремонтлау, авыл Мәдәният йортларын төзү һәм реконструкцияләүгә кагыла. Татарстан Хөкүмәте башлыгы Теләче районы халкы һәм җитәкчелегенең барлык бурычларны да уңышлы үтәячәгенә ышаныч белдерде.

Татарстанның Теләче район Советы депутатлары район башкарма комитеты җитәкчесе И.Зариповның (район Советы депутаты итеп сайлануына бәйле рәвештә) отставкасын кабул иткәннән соң, аның кандидатурасын Теләче районы башлыгы вазифасына бертавыштан хуплады.

Илдус Зарипов утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Теләче районы җитәкчелеге алдында торган бурычларны билгеләп үтте. Төп бурычларның берсе – авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, федераль һәм республика программаларында актив катнашу. Шулай ук, И.Зариповның сүзләренә караганда, районга инвесторлар җәлеп итү һәм яңа эш урыннары булдыру да зур әһәмияткә ия.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә район алдында авыл хуҗалыгы өлкәсендә гаять зур бурычлар тора. “Районның потенциалы җитди”, - дип өстәде ул.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында ассызыклап үткәнчә, авыл хуҗалыгын үстерү җәһәтеннән Теләче районын тәнкыйтьләргә аерым сәбәпләр булмаса да, бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк.

Бүгенге утырышта шулай ук 4 декабрьдә район территориясендә тавыш бирүгә нәтиҗә ясалды. Аерым алганда, сайлауларның оешкан төстә узуы, анда күп кешенең катнашуы билгеләп үтелде.

Мисал өчен, 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда район халкының 99 проценттан артыгы катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International