Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “Бердәм Россия” партиясеннән 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстанны 13 “бердәмроссияле” депутат тәкъдим итә. Алар арасында Россия парламентында эшләгән депутатлар да, Думада депутат кәнәфиен беренче мәртәбә биләүчеләр дә бар. Татарстан Президенты очрашу барышында депутатлар белән алар алдында торган бурычлар хакында фикер алышты.
Очрашу тәмамланганнан соң депутатларның берсе – Олег Морозов хәбәр иткәнчә, Татарстан “бердәмроссиялеләре” 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасында иң зур вәкиллекләрнең берсе. “Без барлык төп комитетларны да тутырачагыбыз турында килештек. Һәр депутатка теге яки бу министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук Татарстан катнашырга тиешле федераль программалар беркетеләчәк”, - дип белдерде О.Морозов.
Аның сүзләренә караганда, һәр депутат закон чыгару эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.