Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Марокконың Россиядәге вәкиле: Марокко Корольлеге Татарстан белән хезмәттәшлек итүе белән кызыксына
2011 елның 14 декабре, чәршәмбе
Марокко Корольлеге Россия Федерациясенең бер төбәге буларак Татарстан Республикасы белән ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту белән кызыксына. Бүген Марокконың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Әбделкадыйр Лешехеб Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шулай дип белдерде.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Марокко Корольлеге делегациясе әгъзалары, ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, беренче чиратта, РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Әбделкадыйр Лешехебка Татарстанда Марокко мәдәният көннәрен оештыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, әлегә Татарстанда Марокко мәдәнияте, традицияләре, тарихы хакында аз беләләр, әмма хәзерге заманда глобальләшү чорында үз тамырларыңны һәм традицияләренне саклый белү әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы – күп конфессияле төбәк, биредә 100 дән артык милләт вәкиле тату яши, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, һәм бу Татарстан белән Марокконы берләштерә.
Ике як өчен дә файдалы мөнәсәбәтләргә килгәндә, ул барыннан да элек мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү. Иртәгә Татарстан белән Марокко вузлары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзеләчәк, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Бу адым төбәкләр арасында студентлар алмашуны арттырырга мөмкинлек бирә дип ниятләнә. Безнең студентларның Мороккода укуын һәм сез үзегезнекеләрне Казанга җибәрүегезне телибез, диде Рөстәм Миңнеханов илче әфәндегә мөрәҗәгать итеп. Мондый тәҗрибә бар инде, Татарстанның 30 студенты Мароккода стажировка узды, телне, тарихны һәм бу илнең традицияләрен өйрәнде.
Татарстан Мароккода халык кәсебе өлкәсен үстерү һәм саклау программасы белән дә кызыксына, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, программа уникаль һәм халык кәсебе өлкәсендә җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Марокко мәдәнияте көннәре бу илнең потенциалын өйрәнергә, шулай ук Татарстан белән Марокко арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә дип белдерде.
Хезмәттәшлек итүнең чираттагы адымы – бизнес-делегацияләр белән алмашу, диде ТР Президенты, бу безнең мөнәсәбәтләрне алга җибәрү булачак.
Бүген Россия белән Марокконы Стратегик партнерлык турындагы килешү берләштерә дип белдерде Марокконың РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Әбделкадыйр Лешехеб. Аның сүзләренә караганда, бу документ кысаларында Россия Федерациясенең бер төбәге буларак Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелә. Илче әфәнде фикеренә караганда, Татарстанда Марокко мәдәнияте көннәре туристлык һәм сәүдә өлкәләрендә мөнәсәбәтләрне үстерүгә бер адым булачак.
Әбделкадыйр Лешехеб Казанга сәфәре кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән очрашулар үткәрүен белдерде. Ул Марокко белән Татарстан арасында хезмәттәшлек итү программасы өстендә бергәләп эшли башларга тәкъдим итте. Ул шулай ук Мароккодан килгән студентлар 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиада да катнашачак, дип вәгъдә итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз