Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Студентларга үзләре теләгән проектларны тормышка ашыруда амбициялерәк булырга кирәк”
2011 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе
Идеяләрне тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган, мөмкинлекләр җитәрлек, бары тик үзегезнең сәләтегезне 100 процент дәрәҗәсендә эшкә җигү мөһим – ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан федераль университетында республиканың студентлар үзидарәсе лидерлары белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Гаммәви коммуникацияләр һәм матбугат республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, министрлык һәм ведомство вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты.
Илдар Халиков очрашу вакытының бик дөрес сайланганын, ягъни башкарылырга тиешле эшләрнең төгәлләнү стадиясендә булуын билгеләп узып, студеентларга көтеләчәк сессиядә уңышлар теләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде.
Тимур Сөләйманов исә, Студентлар лигасының студентчылык мәнфәгатьләрен кайгырткан кайбер проектларына кыскача тукталды һәм лиганың 15 еллык эшчәнлеге дәверендә студент инициативаларын хуплау, үстерү буенча эшнең җайга салынганлыгын билгеләп узды. Ул шулай ук килсе елның мартында Казанда Идел буе федераль округы студентлары конгрессы узачагына өметен белдерде.
Тимур Сөләйманов “студентлар өчен йөрү билеты” проектының ярты елга түгел, ә аны ел буена гамәлгә ашыруның традициягә кереп китергә тиешлеген билгеләп узды. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында иң актив 2 мең студентка 1600 сум грант бирелгән, сентябрьдән декабрьгә кадәр вакыт өчен тагын 4 мең студентка бу акчалар түләнәчәк. Студентлар лигасы президенты әйтүенчә, оешма алдында студентларны эш урыннары белән тәэмин итү, студентлар массакүләм мәгълүмат чараларына үсеш юлы ачу, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә белем алучыларның башлангыч идеяләрен алга сөрү кебек бурычлар тора.
Тимур Сөләйманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп узганча, республика күләмендә югары уку йортлары студентлары арасында төрле спорт төрләре буенча спартакиада башланган.
Очрашуда идеяләре белән уртаклашкан, теге яки бу мәсьәлә буенча башка чыгышлар да яңгырады. Әйтик, эре шәһәрләрдә студентлар шифаханәләрен һәм кабинетларын ачу кебек сорауга, Премьер-министр болай дип җавап бирде: “Студентлар күпләп тупланган урында махсуслаштырылган шифаханәләр ачу – дөрес фикер. Медицина ярдәме кирәк булган очракта якында гына, уку урынында мөрәҗәгать итү уңайлы булыр иде”. Студентлар тарафыннан ел әйләнә эшләүче профильле лагерьләр эшен оештыру зарурлыгы да искәртелде. Илдар Халиков бу идеягә дә хәер-фатихасын бирде. Борчыган сорауларга тәгаен җавап алыр, уртаклашасы килгән идеяләргә шәрехнамәләр ишетү өчен, ул электрон почтасының адресын калдырырга вәгъдә бирде. Студентлар үзләренең тәкъдимнәрен аның шәхсән үзенә җибәрә алачак.
Студентлар сорауларын яудырганнан соң, Хөкүмәт башлыгы үзе сүз алды. “Сезнең кызыклы яшәү рәвеше алып баруыгыз сөендерә. Җәмәгатьчелек эшләре белән җитди шөгыльләнүегез тормышыгызда үз эзен калдырачак. Әмма мин бүген тагын да кыюрак тәкъдимнәр ишетермен дип уйлаган идем, студентларга үзләре теләгән проектларны тормышка ашыруда амбициялерәк булырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков. Ул ассызыклаганча, киләсе елга республика бюджетында төрле проектлар һәм чаралар өчен күләмле акчалар каралган. “Ул финанс чараларыннан файдаланыгыз, олямагыз, аларны нәтиҗәле төстә эшкә җигәргә уйлаган очракта, сез студентларга да, министрлык һәм ведомстволарга да ярдәм итәчәксез”, - дип белдерде ул.
“Студентларның эшкә урнаша алмау проблемасын миңа еш ишетергә туры килә, әмма мин аны аңламыйм. Кая гына барсаң да, теләсә-кайсы тармакта югары квалификацияле кадрларга кытлык проблемасы турында сүз чыга, оста белгечләр җитми дибез – бүгенге көндә бу Татарстан икътисады үсешенедә төп проблема, ә студентлар эш таба алмый тилмереп йөри. Бу ниндидер аңлашылмаучанлык, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән дискуссияләр, җанлы әңгәмәләр уздырырга кирәк. Искиткеч кызыклы юнәлештә белгечлекләр бар бит, хезмәт өчен түләү фонды да саллы гына. Минемчә, проблеманың сәбәбенә төшенергә омтылу, күп кенә студентларга үз урынын табарга ярдәм итәчәк”, - дип басым ясый Илдар Халиков.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Татарстан Хөкүмәте мәдәният һәм спорт өлкәсендәге кызыклы проектлар ишетергә шат булачак. “Универсиадага килгәндә, барысы да әле башлана гына. Аңа әзерлек, үсеш көннән-көн арта барачак. Казанда калкып чыгучы берсеннән-берсе мәһабәт спорт сарайларына Россия студентлары гына түгел, чит ил студентлары да көнләшерлек. Алардан максималь рәвештә файдаланырга, спартакиадалар үткәрергә кирәк”, - дип киңәш бирде Илдар Халиков.
“Кыскасы, теләгән кешегә идеяләр хәттин ашкан, барысы да үзегездән тора. 99 процент дәрәҗәсендә яшәргә ярамый, үзеңне 100 процентка эшкә җигү зарур”, - дип төгәлләде ул.
Очрашу кысаларында шулай ук Илдар Халиков йөзендә ТР Хакимияте, Илшат Гафуров йөзендә ТР югары уку йортлары ректорлары советы һәм Тимур Сөләйманов йөзендә ТР Студентлар лигасы арасында күптән көтелгән өчьяклы килешү рәсмиләштерелде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
март, 2026 ел
Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз