Торакны сафка бастыру буенча быелгы планны үтәп чыгу өчен ТР да 180 мең кв. метр мәйданда торакны өлгертәсе бар

2011 елның 16 декабре, җомга

Бүгенге көндә Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык планны 36 муниципаль берәмлек тулысынча үтәп чыккан. Шул рәвешле, республикада еллык бирем 92 процентка үтәлгән. Барлыгы 2 млн 208 мең 600 кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Быел да эшләрнең бер өлеше декабрь ахырына кадәр сузылачагы аңлашыла. Ел азагына кадәр калган ике атна вакыт эчендә планны үтәп чыгу өчен тагын 181, 4 мең кв метр мәйданда торакны файдаланырга тапшырырга кирәк. Шуның 61,7 кв метры социаль ипотека программасы буенча төзелүче йортларга, 21,5 мең кв метры күпкатлы инвестицион торак төзелешенә, 98,2 мең кв метры азкатлы төзелешләргә туры килә. Тәмамланмаган төзелешләр 9 муниципаль берәмлектә күзәтелә. Әлеге мәгълүматлар бүген Хөкүмәт йортында торакны сафка бастыру мәсьәләләренә багышлап ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә яңгырады.

ТР Дәүләт торак фонды программасы буенча барлыгы 551 йорт файдалануга тапшырылган булса, шуның 156 сы социаль ипотека программасына карый.

Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин үз чыгышында торакны сафка бастыру буенча проблемалы районнарны санап узды. Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевски районнары һәм Казан шәһәре шундыйлардан. Аларда октябрь-ноябрь планнары 15 декабрьгә әле үтәлеп бетмәгән. Шул ук вакытта кайбер районнар, киресенчә, планнарын вакытыннан алда үтәп, өстәмә күләмнәрне үзләштерергә дә өлгергән.

Проблемалы йортларның күбесе, шулай да ел ахырына сафка басачагына өмет зур. Ә менә документларын рәссмиләштерүне быел өлгертеп булмау ихтималы зур. “Аларны 31 декабрьгә тапшырып өлгертергә, документларын әзерләргә кирәк. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе көн саен бу объектлар буенча эш алып барырга тиеш”, - дип белдерде төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Ул шулай да Менделеевскидагы 5 шәхси торак йортта эшләрне ел ахырында тәмамлап булмас дип уйлый. Әлеге йортлар төзелеп бетсә дә, газга тоташтырылмаган.

ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин үз чыгышында социаль ипотека программасында катнашучы предприятиеләр өчен квоталарны арттыру, шул рәвешле, предприятие хезмәткәрләренә торак шартларын яхшырту өчен күбрәк мөмкинлекләр тудыру зарурлыгын күтәрде.

Киңәшмәдә игълан ителгәнчә, Дәүләт торак фонды программалары буенча алып баручы төзелешләрне финанслау күләме бүгенге көндә 14 млрд сумга якын. “Бу күрсәткеч буенча план йөкләмәсенең үтәләсенә шик юк”, -ди Президент Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы торакны сафка бастыру буенча план йөкләмәсен вакытында үтәмәүче муниципалитет җитәкчеләрен тагын бер кат кисәтте. “Программа һәркем өчен. Ул социаль проблемаларны чишүгә йөз тоткан программа буларак гаять әһәмиятле. Аны алга таба да алып барачакбыз. Ул барлык кеше өчен дә гадел булырга тиеш”, -дип ассызыклады Президент.

Республикада 2011 елда торакны сафка бастыру эшенә киләсе елның гыйнвар аенда нәтиҗәләр ясалып, бу эшкә бәя биреләчәк. “Бернинди акланулар да кабул ителми, вакытында өлгертүне һәм сыйфатны тәэмин итәргә тиешбез”, -дип искәртте Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International