Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләрен тәбрикләде
2011 елның 20 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Россия Федерациясе Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Тантаналы чарада РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Александр Антонов, ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, тармак ветераннары катнашты.
Федераль куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләр һәм ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең илнең территориаль бөтенлеген һәм милли иминлеген тәэмин итүче мөһим дәүләтчелек институтларыннан берсе булуын билгеләп үтте. Сезнең хезмәтнең бөтен тарихы үз дәүләтеңә фидакарьләрчә хезмәт итү, аның мәнфәгатьләрен һәм конституцион нигезләрен саклау үрнәкләре белән тулы, диде ТР Президенты.
“Бүген сезнең алда яңа меңьеллык чакырулары белән бәйле җаваплы бурычлар тора, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. – Бу тиз үзгәреп торучы халыкара хәл, барыннан да элек, террорчылыкка каршы эшчәнлек, икътисад өлкәсендәге коррупция һәм җинаятьләргә каршы көрәш. Халыкара террорчылыкның елдан-ел агрессив һәм куркыныч көчкә әверелеүе дә сер түгел. Боларга һөнәри осталыкны арттырып, әлеге явызлыкка каршы иң заманча югары технологияле чараларны үзләштереп кенә җавап бирергә мөмкин”.
Татарстан Президенты искәртеп узганча, соңгы елларда РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан республика территориясендә кылынган террорчылык юнәлешендәге берничә җинаять ачылган. Мөһим иҗтимагый чараларны үткәрү чорында хәлне тотрыксызландыру максатыннан әзерләнүче актларга чик куелган. Халыкара террорчылык оешмаларының җинаятьчел эшчәнлеге фаш ителгән һәм алар Россия суд практикасында беренче тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган. Шунысы куанычлы, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе үз хезмәткәрләренең фидакарь эше, югары эшчәнлек нәтиҗәләре, үзенә йөкләнгән бурычларны хәл итүгә профессиональ якын килүе белән Идел буе федераль округында гына түгел, тулаем алганда Россия буенча да тирән хөрмәткә лаек, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләренә һәрвакытта да иң югары таләпләр куелды, бүгенге көндә махсус хезмәтләрнең оператив, техник һәм аналитик мөмкинлекләре дәүләткә янаган куркынычларны булдырмас өчен нәтиҗәле файдаланылырга тиеш, дип саный Татарстан башлыгы. Ул Татарстан Республикасы территориясендә иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә актив катнашканнары өчен идарәнең барлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
“Сезнең алда 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү барышында куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычы тора, - дип искәртте Татарстан башлыгы. - Бу юнәлештә РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан эш башланган инде. 2011 елның ноябрендә “Казан. Антитеррор-2011” дигән исем астында узган террорчылыкка каршы оператив-техник өйрәнүләр – шуның ачык мисалы”.
Республика җитәкчелеге сезнең алда торган бурычларның әһәмиятен аңлый, аларны хәл итү өчен һәрвакыт кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә, диде Р.Миңнеханов, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. Аның фикеренчә, Федераль куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләрнең хәзерге буыны оператив эш сәнгатен даими рәвештә камилләштереп, хәрби часть, җәмгыять һәм дәүләт алдындагы гуманизм һәм җаваплылык принципларына тугры калып, үз элгәрләренең данлы традицияләрен дәвам итә һәм үстерә.
Ул Федераль куркнычсызлык хезмәте ветераннарына да тырыш хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде. Сезнең тырышлыгыгыз һәм осталыгыгыз нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар уңышлы үтәлә, фидакарь хезмәтегез, патриотизм һәм закон принципларына тугрылык саклаганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшендә уңышлар теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз