Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2012 елның 1 февраленнән хезмәт пенсиясе арта
2011 елның 20 декабре, сишәмбе
Татарстанда бүген 1 пенсионерга уртача 1,74 эшләүче туры килә, ләкин 2030 елга 1:1 булыр дип фаразлана. Республиканың социаль һәм икътисади яктан үсештә булуын исәпкә алып, тагын 10-15 елдан татарстанлының уртача гомер озынлыгы 75-80 яшькә җитәргә мөмкин, ә бүгенгә ирләрнең уртача гомер озынлыгы – 64 яшь, хатын-кызларның – 73.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында журналистлар белән очрашкан Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов шундый мәгълүматлар китерде.
2015 елга кадәр картлык буенча пенсиягә чыгу яшен арттыру турында сүз алып барылмый, ләкин, иртәме-соңмы, бу мәсьәләдә үзгәрешләр кертү актуальлеге калкып чыгачак, дип саный М.Имамов. Алга таба хатын-кызларның яшь буенча пенсиягә чыгарганда ирләрнекенә әкренләп тәңгәлләштерүгә омтылыш булыр дип фаразлана, ник дигәндә, 60 яшькә җиткән хатын-кызлар 60 яшьтәге ирләрдән 2 тапкырга артыграк. Татарстанда пенсионерларның уртача яше 74 яшь булса, пенсиягә чыгучыларның уртача яше – 58 яшь, шулай итеп, пенсия яшенә җитми алдан пенсиягә чыгучылар яртысын диярлек тәшкил итә, диде Пенсия фонды идарәчесе. Шуңа күрә, дәүләткә пенсионерның эшләве отышлы һәм, эшләргә омтылыш булсын өчен, кызыксындыру чаралары кулланыла: пенсионер өчен хәзер хезмәт стажы кимендә 30 ел булу отышлы, чөнки кимрәк булса, шуннан артык һәр елы өчен беркетелгән пенсиясенә 6 процент өстәлә, ким булса, киресенчә, һәр җитмәгән елына 3 процент кимрәк түләнә. Ләкин алга таба пенсия дә, хезмәт хакы да алганнарга карата аларның гомуми суммасына максималь чик билгеләү турында сүз бара, әлегә ул чикләү юк, дип белдерде М.Имамов.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз