Константин Цицин: "Татарстан - торак-коммуналь хуҗалык реформасында лидерларның берсе"

2011 елның 21 декабре, чәршәмбе
“Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы илдә гамәлгә ашырылучы иң мөһим социаль программа. Ул безне күп нәрсәгә төшендерде, эшне структуралаштырырга өйрәтте. Ә Торак–коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды белән хезмәттәшлек дисциплинага өйрәтте”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2011 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында шулай дип белдерде. Үзәктә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программаларының үтәлеше торган коллегия утырышында шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. катнашты.

Капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан алып узган 4 ел эчендә Татарстанда төзекләндерүгә мохтаҗ йортларның яртысында инде эшләр башкарылган. 1,88 млн кеше торак шартларын яхшыртуга ирешкән. Республикада бу эшләрне башкаруга дүрт ел эчендә 26,3 млрд сумлык финанслар тотылган. Татарстан башлыгы капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруда зур ярдәм күрсәтүче федераль фонд, аның җитәкчелегенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүген инде торакларны капиталь ремонтлау буенча экваторны уздык. Торак милекчеләренең үзләрендә дә бу эшнең никадәр әһәмиятле булуын аңлау бар. Гражданнарның әлеге программаны финанслауда актив катнашуы шуны күрсәтә. Федераль фонд куйган таләпләрнең берсе дә торак милекчеләренең бу процесста катнашуы, дип ТР Президенты республикада капиталь ремонтка ел саен гражданнардан 1,7 -1,8 млрд сум җыелуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов программаны финанслауда республика һәм муниципаль бюджетларның роленә дә тукталды.

“Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру өлкәсендә лидерлар турында сораганда, мин һәрвакыт беренче итеп Татарстанны атыйм. Мондагы уңай тәҗрибә мактауга, башка төҗбәкләргә таратырга лаек”, - дип башлады сүзен федераль фонд җитәкчесе.

Билгеле булганча, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды ике төп программаны – торак йортларны капиталь ремонтлау һәм гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын финанслауда катнаша. Константин Цицин авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү буенча быел программа өчен фондтан 400 млн сумлык икенче транш бүленүен белдереп, бу хактагы документны утырышта ТР Президентына тапшырды.

Киләсе елга капиталь ремонт һәм авария хәлендәге тораклардан күчерү программаларын гамәлгә ашыруга республикага федераль фондтан 1 млрд сум финанслар (бонуслардан тыш) бүләчәге алданрак хәбәр ителгән иде инде. Аның 60 проценты капиталь ремонтка, 40 проценты авария хәлендәге тораклардан күчерү программасына карала. Акчаларны төбәк үз каравы буенча бер программадан икенчесенә күчерә ала.

“Торак-комуналь хуҗалыкны реформалаштыруга, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләренә инде өйрәндек, торак милекчеләре белән эшләү буенча да уңай тәҗрибә туплана. Алда тагын да мөһим бурыч - торак-коммуналь тармагын коррупциядән арындыру тора”, - дип белдерде Константин Цицин. Аның фикеренчә, моңа бары идарәче компанияләрнең ачыклыгын тәэмин итү аша гына ирешеп булачак. “Тулы ачыклыкка ирешү өчен төбәкләрнең тырышлыгы һәм ярдәме кирәк”, -диде ул.

Гамәлдәге канун нигезендә, торак фонды белән идарә итүче оешмалар башкарган эшләре турында халык алдында хисап тотарга тиеш. Тик аларның ачыклыгын тәэмин итү өчен әле шактый көрәшергә кирәк. Быел октябрь аенда Татарстанга сәфәре вакытында Константин Цицин алга таба ил күләмендә идарәче компанияләрнең эшчәнлекләре турындагы хисапларының катгый контрольгә алыначагын белдергән иде. Әлегә идарәче оешмаларның ачыклыгын тәэмин итү белән Татарстан да мактана алмый. “Татарстанда эшләүче 997 идарәче оешманың федераль сайтта бары 329 ы гына эшчәнлекләре турында мәгълүмат бирә, алары да тулысынча түгел”, -дип искәртте федераль фонд җитәкчесе. Бүген гамәлдә булган мәгълүмат системасы барлык күпфатирлы йортларның паспортларын тутыруны да күздә тота. Бу мәсьәлә дә әле көнүзәк булып кала. Константин Цицин киләсе елның беренче кварталында шушы мәсьәләләр чишелешенә төп игътибар бирелергә кирәклеген белдерде. ТР Дәүләт торак инспекциясенә йөкләнгән вәкаләтләрнең берсе идарәче компанияләрнең мәгълүматларны ачуын контрольдә тоту гына түгел, ә торак фонды белән идарәдә эшмәкәрлек эшчәнлеген башлау турында мәгълүмат алу да. “Мәгълүмат ачыклыгына ирешүне җайга салу өчен, идарәче компанияләрдән эшчәнлек башларга ниятләгәндә үк тулы мәгълүмат таләп итү кирәк. Эшчәнлекләрен башлау турында хәбәр биргәндә үк, торак инспекцияләре алардан шуны таләп итәргә тиеш. Мәгълүматны ачмаган очракта яңа компанияләргә эшләргә рөхсәт бирмәскә кирәк. Башкача бу өлкәне тәртипкә салып булмый”, -дип ассызыклады Константин Цицин. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикер белән килешеп, республикада идарә компанияләренең тулы электрон базасы формалашып бетәчәк, бу эшне ахырына җиткерәчәкбез дип ышандырды. “Ачыклык - начар эшләү мөмкинлеген калдырмаган форма”, -дип ассызыклады Президент.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, республикада торак-коммуналь өлкәсендә күп эшләр башкарыла, әмма халыккка күрсәтелгән хезмәтләр өчен халыкка китерелә торган счет-фактуралардагы нигезсез саннар казанышларны юкка чыгарырга мөмкин. Чөнки халык башкарылган эшләргә счет-фактурадагы саннарга карап бәя бирә. Халыктан алына торган дәгъваларның зур өлешенең торак-коммуналь өлкәгә каравы шуны раслый. “Счет-фактураларда кайчак акланмаган саннар күрсәтелә. Мондый әйбер булырга тиеш түгел”, -дип ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларын бу өлкәне контрольдә тотарга чакырды. Алар счет-фактуралардагы бәяләрнең нигезлеген тикшерергә тиеш. Нигезсез саннар язган исәп-хисап үзәкләрен җәзага тарту мәсьәләсе дә күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International