Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда балансланган бюджет сәясәте алып барыла, дип саныф РФ финанслар министры
2011 елның 23 декабре, җомга
Татарстанның дәүләт бурычы структурасында сизелерлек өлешне федераль бюджет кредитлары алып тора. Расланган график буенча, республика федераль бюджет кредитларының 5 млрд сум күләмендәге өлешен быел кайтарырга тиеш иде. Аны кайтару вакыты киләсе елга күчерелгән. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанда эш сәфәрендә булган РФ финанс министры Антон Силуанов белдерде. Федераль министр бүген “Корстон”да ТР Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәте, Федераль казначылыкның ТР идарәләренең ел йомгакларына багышланган уртак коллегия утырышында катнашты.
Антон Силуанов Татарстанның бюджет кредитлары буенча дәүләт бурычы үсүгә карамастан, хәл алай ук куркыныч түгел, дип саный. “Бу бурычлар, беренче чиратта, Универсиадага әзерлек, юл төзелешләре белән бәйле инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру кысаларында бирелгән бюджет кредитларына карый. Бурыч үскән, ләкин ул критик түгел. Бюджет кредитлары коммерцияле кредитлар түгел, алар арзанлы. Бу кредитларны һәрвакыт рефинанслау мөмкинлеге дә бар. Куәтле икътисади потенциалы булган Татарстан өчен бурычлар нагрузкасы рискларга илтми”, -дип ассызыклады ул.
Аның белдерүенчә, быел бурычларны түләүне киләсе елга кичектерү тәкъдиме белән республика җитәкчелеге чыккан булган. “Быел Татарстан бюджетының әйбәт үтәлүенә карамастан, Универсиадага әзерлек белән бәйле инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру бурычы Татарстан өчен өстенлекле булып кала. Республика җитәкчелеге кредитларны каплау вакытын 2012 елга күчерү тәкъдиме белән чыккач, без килештек”, -ди федераль министр
РФ финанс министры Татарстанда тотрыклы ресурс базасы бар, ул инвестцияләр җәлеп итү ягыннан кызыклы, бирегә инвесторлар бик теләп финанслар сала, шул рәвешле, республикада сизелерлек салым потенциалы үсә, дип тә ассызыклады.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз