Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
"Ел җитәкчесе" конкурсы кысаларында Рөстәм Миңнеханов "ТР Президенты Рәхмәте" бүләкләрен тапшырды
2011 елның 28 декабре, чәршәмбе
Бүген “Корстон”да “Ел җитәкчесе” республика бәйгесенең быелгы лауреатларын хөрмәтләделәр. Тантана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.
ТР Президенты үзенең кереш сүзендә быелгы бәйгенең кайбер яңалыклары булуын искәртеп, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә республика, ил үсешенә керткән лаеклы өлешләре өчен рәхмәт белдерде. “Елның катлаулы булуына карамастан, алга куйган барлык бурычларны үтәп чыктык, куәтле икътисадыбыз ниятләнгән программаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Президент ассызыклаганча, быел социаль ипотека программасы буенча алып барылган төзелешләрне финанслауга 14,5 млрд сум юнлдерелүе, күпкатлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына 4,3 млрд сум, “Бәләкәч” программасына 3 млрд сумнан артык финанслар салыну шуның ачык мисалы.
“Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү күләмнәрен 1 трлн сумга җиткерү күптәнге хыял иде. Быел исә аның күләме 1 трлн 300 млрд сумга якынлашты. Ә тулай төбәк продукты күләме 1 трлн 250 млрд сумлык булды. Моңа , бүген биредә җыелган җитәкчеләр, алар идарә иткән коллективлар тырышлыгы белән ирешелде”, дип Президент залга мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов 2016 елга сәнәгатьтә җитештерү күләмен 2 тапкырга арттыру бурычы куелганын тагын бер кат искә төшереп, моның эре инвестиция программаларын гамәлгә ашырудан, гамәлдәге предприятиеләрне модернизацияләүдән башка мөмкин булмавын ассызыклады.
Миңнеханов узып баручы елда ирешелгән иң зур казанышлардан “ТАНЕКО” комплексының беренче чиратын эшләтеп җибәрүне, анда инде 2 млн тонна Татарстан нефте эшкәртелүне атады. Аның белдерүенчә, ирешелгән уңышлар күп булуга карамастан, башкарасы эшләр тагын да күбрәк.
“Бүген без икътисадның тотрыклылыгы һәм республиканың алга таба үсеше хакында уйланырга тиеш. Тотрыклылык республика халкы эш, яхшы хезмәт хакы белән тәэмин ителгәндә һәм өметле перспективалар булганда гына саклана ала. Болар, беренче чиратта, предприятиеләребезнең хәленнән, үсеше һәм модернизациясеннән тора”, -дип искәртте республика башлыгы. Президент республика сәнәгатьчеләренә ирешелгән казанышлар өчен рәхмәт белдереп, ветераннарны аерым билгеләп узды “Алар салган нигез булмаса, мондый уңышларга ирешеп булмас иде, мөгаен”, -ди ул.
“Ел җитәкчесе” бәйгесенә килгәндә, ул, билгеле булганча, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисад министрлыклары тарафыннан оештырыла. Аның беренче лауреатлары 2001 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча игълан ителгән иде. Быелгы бәйгегә республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләр, ТР Профсоюзлары федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәләре тарафыннан икътисадның төрле өлкәләренә караган предприятие-оешмалардан 125 җитәкче тәкъдим ителгән булган. Бәйге нигезләмәсе буенча, тәкъдим ителгән материаллар нигезендә 115 җитәкче номинант дип табылган.
“Яхшылар арасыннан иң лаеклыларны сайлап алу җиңел булмады”, -ди конкурс комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры Илдар Халиков. Алар 9 номинация – “Югары конкурентлык өчен”, “Актив инвестицион эшчәнлек өчен”, “Инновацияле эшчәнлектә казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен”, “Производствоның экологик иминлеге өчен”, “Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә өчен”, “Сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган өчен”, “Сакчыл җитештерү” методикасын кулланылышка керткән өчен” номинацияләрендә бәяләнгән. Һәркайсына баллар бирелеп, рейтинг булдырылган. 21 кешедән торган лауреатлар исемлеге конкурс комиссиясенең 19 декабрьдә үткән утырышында билгеләнгән.
Бүгенге тантанада аларның һәркайсына ТР Премьер-министры Илдар Халиков дипломнар һәм күкрәк билгеләрен тапшырды.
Быелгы “Ел җитәкчесе” бәйгесе лауреатларын хөрмәтләү тантанасы узган еллардан аермалы буларак, киңрәк форматта узды. Аның кысаларында 2011 ел нәтиҗәләре буенча сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләрен алу буенча конкурсның лауреатлары һәм дипломантлары да бүләкләнде, “ТР Президентының Рәхмәте”нә лаек булучылар беренче тапкыр билгеләп үтелде, бертөркем министрлык, предприятие һәм муниципаль берәмлек җитәкчесенә Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту фондының Хәйриячеләр китаплары тапшырылды.
2011 ел нәтиҗәләре буенча сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләрен алу буенча конкурсның лауреатлары һәм дипломантларын ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде. Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту фондының Хәйриячеләр китапларын министрлар, муниципалитетлар һәм предприятиеләр җитәкчеләренә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз