ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: Кешеләр гаилә фермалары белән район башлыкларына караганда күбрәк кызыксына

2011 елның 30 декабре, җомга
ТР авыл хуҗалыгы тармагының 2012 елдагы эш нәтиҗәләренә киләсе елның февраль урталарында Мамадыш районында узачак республика киңәшмәсендә җентекле анализ ясалачак. Ә бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә терлекелектәге 11 айлык эш нәтиҗәләре игълан ителде.

ТР Премьер-министры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бүген терлекләрнең баш саны буенча беркадәр артта калу бар. Кошчылыкта киресенчә, баш саны үсеше 3 процент булган. Савым күләме дә, узган елга караганда, 3 процентка күтәрелгән. “Тик бу безне канәгатьләндерә алмый”, -ди министр. Ул савым күләме буенча артта баручы 14 районны атап, Азнакай, Тәтеш, Спас районнарының хәзергә кадәр биргән вәгъдәләрен үтәмәвенә игътибар юнәлтте. Ә менә Баулы, Лаеш, Лениногорски, Чүпрәле, Чистай районнары уңай баланска чыга алган.

Шул ук вакытта Әтнә, Саба, Актаныш, Кукмара, Балтач хуҗалыклары эш күрсәткечләре белән “булганнан бар да була” дигән әйтемнең дөреслеген исбатлап, калганнар өчен өйрәнү мәйданы булып санала.

Министр шәхсән үз тарафыннан савым күрсәткече гаять түбән булган хуҗалыкларга бару графигы төзелүен искәртте. “Хуҗалыкларга беренче сәфәрләр үк аларда җитәкчеләрдә дә, әлеге хуҗалыклар караган инвесторларда да авыл хуҗалыгында җитештерү белән кызыксынуның түбән булуын ачты. Кайбер хуҗалыкларда зооветеринария мәсьәләләре белән бөтенләй шөгыльләнмиләр”,-ди Марат Әхмәтов. Мәсәлән, Лаеш районындагы “Йолдыз” хуҗалыгында 1200 баш мөгезле эре терлек булуга карамастан, биредә ветеринар бөтенләй юк. “Нармонка” совхозында исә ветеринар бар, тик аңа эшләү өчен мөмкинлек -терлекләрне дәвалау өчен кирәкле бернинди препарат юк.

“Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү буенча 28 райондагы авыл хуҗалыгы берләшмәләренә уздырылган аудит та шуңа охшашлы бик күп кимчелекләрне ачкан.

“26 мең баш мөгезле эре терлекне торгызу бурычын үти алмауга әнә шул сәбәпләр дә йогынты ясады”, - ди министр.

Министр 2012 елда хуҗалыкларга бюджет ярдәменең савым сыерлары саны динамикасын исәпкә алып биреләчәген белдерде.

Терлекчелекнең хәлиткеч өлеше булып баш санын саклаудан тыш, үрчем алу да тора. Республикада 11 ай нәтиҗәләре буенча 241 мең баш үрчем алынган. Бу, узган елга караганда, кимрәк. Министр бу мәсьәләгә районнарның мөнәсәбәте бик төрле булуын искәртте.

Үрчем алуны стимуллаштыру чараларын күрү зарур. Шуны күздә тотып, Марат Әхмәтов белдергәнчә, киләсе елның 1 гыйнварыннан төрле милек формасындагы барлык товар җитештерүчеләргә алган үрчем өчен субсидияләр түләү карала. Аның күләме 1 баш өчен 300 сум булачак.

Бездә үрчем алу буенча техниклар (осеменаторлар), сөтчелек фермалары мөдирләре, белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре стимуллаштырылмаган, дип министр стимуллаштыру суммаларын бу максатларга максималь тотарга чакырды.

“ВАМИН”, “Кызыл Шәрык” кебек эре компанияләрдә сөтчелек төп бизнес булып санала. “Хәтта алар да үрчем алу мәсьәләсендә аксый”, - ди Марат Әхмәтов. Инвесторларда терлекләрнең баш санын югалту да зур. “Бу аларның командаларының көчсезләнүен күрсәтә”, -дип ассызыклады аграр министр.

Ул Россиядә дуңгызларга Африка чумасы афәте янавының әле бетмәвен искәртеп, урыннарда моңа аеруча игътибарлы булырга, республика штабы карары нигезендә чаралар күрергә чакырды.

Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, терлекчелек системалы эш таләп ителә торган тармак. “Үрчем алмыйча продукция алып булмый. Әгәр район җитәкчеләре үрчем алу, атнага күпме бозау туганы белән кызыксынмый икән, аларда беркайчан да терлекчелек үсмәячәк. Туклану рационы да баланслы түгел. Боларның барысы да күрсәткечләрдә чагыла. . Мин боларны китаптан укып сөйләмим, үзем район башлыгы булып эшләгән, үз вакытында фермаларда йөргән кеше буларак әйтәм. Аның бернинди авырлыгы юк. Бер елда теләгең булса, бөтен әйберне өйрәнергә була. Бүгенге караш мәнсезлек нәтиҗәсе”, -дип тәнкыйтьләде ул район җитәкчеләрен. “Бу бит район өчен кирәк, кешеләр шуннан керем ала. Районның авыл хуҗалыгын продукциядән башка күз алдына китереп тә булмый”, - дип ассызыклады ул. Терлекчелек- яшәү рәвеше, дип Рөстәм Миңнеханов муниципалитет җитәкчеләрен һәр атнада бер көнне шушы мәсьәләне анализларга чакырды. Осеменаторларның ролен күтәрергә кирәклеген дә искәртте.

Татарстанда гаилә фермаларын төзү буенча, 2011 елны уңай булды дип әйтергә тулы нигез бар. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, хәзергә гаилә фермалары саны 400 тирәсе (яртысы сөтчелек буенча махсуслашкан). Аларда 2000 кеше эш тапкан. “Бу программа белән кызыксыну авыл халкында, кайбер очракларда район җитәкчеләренә караганда да, зуррак та”, -ди Марат Әхмәтов. Министр гаилә фермаларын төзүдә иң яхшы үрнәк күрсәтүче районнар өчлеген игълан итте: Кукмара, Питрәч, Алексеевски. Актаныш, Бөгелмә, Мамадыш, Мөслим, Әгерҗе, Аксубай, Түбән Кама районнарында гаилә фермаларын үстерүгә муниципаль ярдәм зур. Шул ук вакытта Әтнәдә бер генә гаилә фермасы да төзелмәгән, Югары Осланда нибары икәү, Балтачта – берәү генә. Яңа башлык килү белән, Лаешта уңай үзгәрешләр сизелә, төрле авылларда 9 компактлы ферма төзелә башлаган.

Президент Рөстәм Миңнеханов гаилә фермаларының, шәхси хуҗалыкларның продукция алуда гына түгел, гражданнарның матди хәлен күтәрү өчен дә зур резерв булуын искәртеп, бу юнәлештә йөкләмәләрне үтәргә республика җитәкчелегенң әзер булын белдерде.

“Корылык елыннан соң килгән авыр 2011 елны тәмамлыйбыз. Киләсе ел яхшырак булыр дип ышанам”, -дип сүзен төгәлләде аграр министр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International