Президент Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә 2011 елга Дәүләт премияләре тапшырды

2011 елның 30 декабре, җомга
Бүген Казан Кремлендагы резиденциясенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, фән һәм техника өлкәсендә 2011 елга Дәүләт премияләре тапшыру өчен, 35 гыйлем иясен һәм фәнни хезмәткәрне чакырды.

Республиканың югары дәүләт бүләкләрен тапшырыр алдыннан Президент Р.Миңнеханов, фәнни базабыз, галимнәребез белән горурланабыз, республикабызда салынган традицияләрнең барысы да саклана килә, арттырыла бара һәм фәнни база Татарстан үсешенә хезмәт итә, дип билгеләп үтте. “Хәзерге заманда дөньяда фән, инновацияләр көндәшлектә өстенлек бирүен яхшы аңлыйбыз. Хезмәтегез, фәнни һәм мәгърифәти үзәкләр хезмәтләре бүген безнең өчен зур әһәмияткә ия дип саныйм, чөнки республикабыз сәнәгате югары технологияле һәм җитештерүе фәнни нигезле. Нефть компаниябез дөнья дәрәҗәсендәге югарылыкта эш башкара, андый технологияләрне бары тик белемле кешеләр генә эшли һәм шуларны куллана алырлык. ТАНЕКО, “Түбәнкаманефтехим” кебек күп кенә проектларыбыз бар, шулай ук медицина, ветеринария өлкәләрендә, гомумән, идарә системалары проектлары аша системалы эш кенә көндәшлеккә сәләтле итә ала”, - дип басым ясап әйтте Илбашы.

Шул рәвешле, фән һәм техника өлкәсендә бүген 8 эш югары бәяләнеп, аларда өлеше кергән 35 лауреатка Татарстан Президенты Дәүләт бүләкләре тапшырылды. Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, лауреатлар арасында Татарстан гына түгел, Россиянең башка төбәкләре вәкилләре дә бар, мәсәлән, Урал, Омск, Долгопрудный, Кинешма шәһәрләреннән. “Югары бүләкләр һәм якынлашып килгән Яңа ел белән сезне котлап, сезнең иҗади фикерләрегез, безнең фәнебез илебез, республикабыз, предприятиеләребез үсеше, чәчәк атуы бәрабәренә эшләсен иде”, - дип, Президент лауреатларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Аерым алганда, колоректаль яман шешне беренчел профилактикалау, иртә диагностикалау һәм дәвалау методларын камилләштерүнең фундаменталь һәм кулланма аспектларын эшкәртү һәм кулланылышка кертү буенча фән докторлары - Казан дәүләт медицина университетыннан Илгиз Гатауллин, Семен Петров, Рифкать Таҗиев, Казан федераль университетыннан Рәисә Биктимерова, Республика клиник онкология диспансерыннан Илдар Гатауллин шундый югары бүләккә лаек булды. Алар билгеләп үткәнчә, бу аларның 20 еллык уртак хезмәте һәм кластер юлы гына уңышка китергән.

Кристалларда акустик дулкыннарның квант системалары белән тәэсир итү нәтиҗәлелеген тикшерү һәм гамәлдә куллану буенча хезмәтләр циклы өчен исә докторлар – Казан дәүләт энергетика университетыннан Вадим Голенищев-Кутузов, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Е.К.Завойский исемендәге Казан физик-техник институтыннан Халидә Богданова, Мәсгут Шакирҗанов, вафатыннан соң Александр Кессель, кандидат Станислав Мигачев, шулай ук әлеге академиянең Урал бүлеге Металлар физикасы институты докторы Михаил Куркин бүләкләнде. Хезмәтебезгә 40 елдан артык барган тикшеренүләр керде, дип билгеләп үттеләр алар рәхмәт сүзе белән чыгышларында.

Зәркән-кул эшләнмәләре ташларын кыйммәтләндерү нанотехнологиясе өлкәсендәге хезмәтләр циклы өчен Президент кулларыннан диплом белән кукрәк билгесе алырга чыкканнар арасында Казан федераль университетыннан фән кандидаты Олег Лопатин, шушы ук университеттан доктор Анатолий Бахтин, Е.К.Завойский исемендәге Казан физик-техник институтыннан Владитмир Нуждин һәм Рөстәм Хәйбуллин булып, алар, гади эшләр башкарабыз, кара бриллиант, башка төр кыйммәтле ташлар эшлибез... кара бриллиант Казан алмазы буларак бренд булып китсен, дигән тәкъдим кертте.

“Ветеринария вирусологиясе”, “Ветеринар микробиология һәм иммунология” дәреслекләре өчен исә докторлар - Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән Рәүис Госманов белән П.А.Столыпин исемендәге Омск дәүләт аграр университетыннан Николай Колычев югары бүләккә лаек булган, дөрес, соңгысы килә алмаган. Р.Госманов сүзләренчә, әлеге хезмәтнең Россиядә тиңнәре юк һәм ул 50 еллык тикшеренүләргә нигезләнгән.

Углеводород чималын күкерт кушылмаларыннан чистарту өчен фталоцианинлы катализаторлар эшкәртү һәм гамәлгә кертү буенча уртак фәнни хезмәт өчен 8 кеше хөрмәтләнде, ләкин Кинешмадагы “Идел аръягы химия компаниясе” ҖЧҖнән Олег Шеляпин тантанага килә алмаган. “Идел углеводород чималын фәнни тикшеренү институты” ААҖннән фәнни хезмәткәрләр Илдар Әсләмов, Ольга Обухова, “КИФ” Казан фотоматериаллар институты” ААҖннән фән кандидатлары – Оскар Әхтәмов, Евгений Воронин, Евгений Щелыванов, Долгопрудный шәһәренең “ФОТОХИМ” ҖЧҖ генераль директоры Александр Боровков һәм аның урынбасары Валентин Култаев, тагын 2 дистәләп гомерне кире чигереп, фәнгә күбрәк эшлисе иде, дип, хезмәтләрен күреп югары бәяләгән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

“Татнефть” ААҖ реструктуризацияләү: методология һәм практика” дип аталган хезмәт өчен шушы җәмгыятьнең икътисад фәннәре докторлары Владимир Лавушенко белән Виктор Городнем, шулай ук “Һөнәри белемне модернизацияләү: проблемага системалы караш” дигән хезмәтләр циклы өчен Россия мәгариф академиясенең Һөнәри белем педагогикасы һәм психологиясе институты директоры Гүзәл Мөхәммәтҗанова, “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналы баш мөхәррире Дамир Шәрәфетдинов һәм аның урынбасарлары Илнара Гәрәева, Гөлнара Рафикова, редколлегия әгъзалары – доктор Рәмзи Вәлиев, кандидатлар Данил Ибраһимов, Владимир Пискарев, Булат Солтанбәков Президент тарафыннан бүләкләнде.

Һәрбер хезмәткә аерым галимнәрнең, коллективларның, хәтта башка төбәкләрдәгеләрнең дистәләрчә еллар буена тикшеренүләре кергән, чыннан да, фәнни эш бик четерекле, катлаулы ул. Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләренә лаек булганнар илебез генә түгел, дөнья фәне киңлегендә дә үзләрен шундый ачышлары, уйлап табулары белән таныта белә, дип, Президент Р.Миңнеханов лауреатларга шушы өлкәдә алга таба да уңышлы эшчәнлек теләде.

Лауреатларны хөрмәтләү тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан (федераль) университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. рәсми затлар катнашты.

Соңыннан журналистларның сорауларына җавабында Ә.Мәзһаров, быел премия алуга 15 фәнни хезмәт тапшырылган иде, нәтиҗәдә, 8е сайлап алынды, алга таба лауреатлар географиясен киңәйтү ниятләнә, диде. Премия суммасы исә быел - 300 мең сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International