Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 2012 елда бер кешегә 0,656 кв. метр яңа торак туры киләчәк
2012 елның 6 гыйнвары, җомга
2012 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 473 мең кв метр булган күпфатирлы 117 йортны сафка бастыру ниятләнә. 4 мең 122 фатирга исәпләнгән 28 йорт Казанда сафка басарга тиеш.
Әлеге саннарны бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин яңгыратты. Киңәшмә республикада торак төзелеше, аны сафка бастыру мәсьәләләренә багышланды.
Ирек Фәйзуллин китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенгә республиканың торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар реестрында 2507 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә. Шуларның 694 е торак өчен федераль субсидияләр алган. Калган 1823 ветеранны тораклы итү өчен, 1 млрд 746 млн сум күләмендә финанслар кирәк. Агымдагы елның беренче кварталында федераль үзәктән якынча 700 млн сум күләмендә чираттагы траншны көтәләр. Бүгенгә әле 73 ветеран торакны кайсы базардан сайлау турында хәл итеп бетермәгән. Илдар Халиков шуны күздә тотып, якын көннәрдә ветераннар һәм аларның якыннары белән бу мәсьәләне ачыклау кирәк, ди.
Министр Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, өлешләп төзүдә катнашып алданган 2871 кеше өчен ел азагына кадәр 32 йортта төзелешне тәмамларга кирәк.
2012 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программасын гомуми финанслау күләме 4 млрд 347 млн сум тәшкил итә. Шуның 549 млн сумы Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм буенча федераль фондтан бүленә, 1 млрд 373 млн сумы –республика казнасы өлеше. Тагын 1 млрд 75 млн сумын җирле бюджетлар, 1 млрд 349 млн сумын торак милекчеләре тәэмин итәчәк. Быелгы капиталь ремонт программасында 41 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы катнаша.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин үз чыгышында белдергәнчә, социаль ипотека программасы кысаларында быел 473 мең кв метр мәйданда торак, ягъни 8 мең фатир төзеләчәк. Планда каралган 117 йортның 108 ендә инде эшләр башланган.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Премьер-министр Илдар Халиков быел мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына аерым игътибар бирергә кирәклекне искәртте. “Каникуллар озак дәвам итми. Карарга кирәк, кайбер районнарда, бәлки, капиталь төзекләндерү эшләренә иртәрәк тә керешергә мөмкин булыр. Һәр мәктәптә эшләрнең атналык графигы төзелергә тиеш. Программада үзләрен яхшы яктан күрсәткән подрядчылар гына катнашырга тиеш”, - дип ул ремонт эшләрендә куркынычсызлык мәсьәләленә аеруча игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз