2011 елда соңгы 19 ел өчен беренче тапкыр халыкның табигый төстә үсеше теркәлде

2012 елның 10 гыйнвары, сишәмбе
Узган ел сәламәтлек саклау тармагы өчен Татарстан тарихында иң уңышлы елларның берсе булды дип кыю әйтергә була: ул югары үсеш күрсәткечләре белән истә калачак, аеруча соңгы 19 елда тәүге тапкыр тууның үлем күрсәткечен узып китүен ассызыклап узу мөһим. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм киләчәккә планнарга багышланган брифингта әнә шул фикергә басым ясады.

Министр сүзләренә караганда, хәзер халык санының табигый төстә үсеше шактый тотрыклы: 1 мең кешегә +0,9 дәрәҗәсендә. 2004 нче елда бу күрсәткеч хәтта – 4 процентны тәшкил иткән. Халык санының артуы 8 муниципаль берәмлектә аеруча ачык күренә: Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләре, Алабуга, Әлмәт, Менделеевски, Кукмара, Балтач районнары халкының кисәк артуы белән мактана ала. “Авыл районнарында халык саны артуы сөенечле күренеш, моңа туу күрсәткечләренең 40 процент дәрәҗәсендә үсүе һәм үлемнең кимүе бәрабәренә ирешелде”, - дип белдерде Айрат Фәррахов.

Татарстанда туу күрсәткечләре үсеше 2006 нчы елдан бирле күзәтелә. 2011 нче елда республикада 50443 бала якты дөньяга аваз салган, 2010 нчы ел белән чагыштырганда бу 1652 балага күбрәк. Министр әйтүенчә, сабыйлар туу буенча югары күрсәткечләр Мөслим, Кукмара районнарында, Казан шәһәрендә теркәлгән. Әтнә, Балык Бистәсе, Спас, Чүпрәле, Тәтеш районнары киресенчә туу буенча түбән күрсәткечләргә ия булган муниципалитетлар исемлегендә.

Былтыр үлем дәрәҗәсе дә соңгы 11 ел белән чагыштырганда шактый түбән булган – 1 мең кешегә 12,4 кә тәңгәл. Шулай итеп, узган елда 47035 кеше дөнья куйган, 2010 нчы ел белән чагыштырганда бу 2678 кешегә азрак дигән сүз. Үлемнең түбән күрсәткечләре Яр Чаллы (8,1), Түбән Кама (8,8), Балтач (10,8), Алабуга (10,3), Әлмәт (11,8) районнарында күзәтелә. Югары Ослан, Кама Тамагы, Спас, Кайбыч, Мамадышта киресенчә үлем очраклары күбрәк. “Мондый муниципаль берәмлекләрдә без даими төстә үлем буенча комиссия утырышлары уздырабыз”, - дип белдерде Айрат Фәррахов.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: хәзер эшкә сәләтле кешеләрнең гомер озынлыгы мәсьәләсендә уңай якка үзгәреш сизелә, ягъни үлем дәрәҗәсенең 7 процентка кимүе күзәтелә. 2010 нчы ел белән чагыштырганда, 100 мең кешегә ул 582,2 дән гыйбарәт булган. Татарстанда уртача гомер озынлыгы 71 яшьне тәшкил итә.

“Татарстанда беренче тапкыр сабыйлар үлеме күрсәткечләренең кимүенә ирештек, бүген ул 1 мең кешегә 4,7 промильне тәшкил итә. 50 нче елларда бу күрсәткеч хәтта 80 кә тәңгәл булган. Без бу казанышны озак көттек, хәзер бу күрсәткеч буенча Россия Федерациясендә иң яхшылардан саналабыз, Россия буенча уртача күрсәткечтән ул күпкә түбәнрәк” – дип белдерде министр.

Тумыштан булган аномалияләрдән сабыйлар үлеме дә кимегән. 2011 нче елда баланың карында вакыттагы һәм тугач ачыкланган аномалияләрен башлангыч чорда ук диагностикалау кысаларында яңа туган балаларга неонаталь скрининглау үткәрү дәвам иттерелгән. Беренче этапта аудиологик скринингта 43770 бала тикшерелгән, икенче этапта 2594 балага тикшерү оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International