Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Премьер-министр Владимир Путин Татарстаны көчле төбәкләр сафына кертте
2012 елның 10 гыйнвары, сишәмбе
Башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлек дәрәҗәсе буенча Татарстан Россиянең көчле төбәкләре исемлегенә керә. Бүген селектор киңәшмәсе барышында РФ Премьер-министры Владимир Путин шулай дип белдерде. Видеоконференция режимында узган киңәшмә РФ төбәкләре башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләсенә багышланган иде. Анда ТР Президенты вазифаларын башкаручы- Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.
Владимир Путин сүзләренә караганда, илнең гомуми хәле төбәкләрнең үзләрен ничек хис итүенә бәйле. Шул ук вакытта, ди ул, аерым төбәкнең хәле табигый байлыклар булуга һәм федераль үзәктән күрсәтелгән ярдәмгә генә бәйләнмәгән, аны федерация субъектлары җитәкчеләренең активлыгы да билгели.
Россия Хөкүмәте рәисе РФ төбәкләре башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү методикасын камилләштерергә кирәк, дигән фикердә. “Бәяләү критерийлары еш кына кәгазьдә бик җәлеп итәрлек булып күренә, хакыйкатьтә гражданнар аларның эшчәнлеген түбән бәяли”, - ди Путин. Аның фикеренчә, мондый аерма дәүләт җитәкчелеген бу бәяләрнең ни дәрәҗәдә объективлыгы турында җитди уйланырга этәрә. Владимир Путин төбәк хакимиятләренең эш нәтиҗәлелеге халыкның яшәү дәрәҗәсендә турыдан-туры чагылыш тапсын өчен тырышырга кирәк, ди. Ул төбәк башкарма хакимият органнары эшчәнлеген бәяләү системасын камилләштерү буенча РФ Хөкүмәте тарафыннан конкрет адымнар ясалуын хәбәр итте. Аерым алганда, җәлеп ителгән инвестицияләр күләме дигән критерий кулланылышка кертелгән. “Бездә Татарстан, Краснодар крае, Төмән, Белгород өлкәләреннән көчле төбәкләр үзәге формалашты”, - дип белдерде РФ Премьер-министры.
Путин РФ Төбәкләр үсеше, Икътисади үсеш, Финанс министрлыкларын бәяләүнең яңа методикасын эшләүне тизләтергә чакырып, аңа бәйле таләпләрне искәртте. Владимир Путин сүзләренә караганда, бәяләүнең яңа методикасы ачык, анык критерийларга, шул исәптән гражданнарның иҗтимагый фикеренә нигезләнергә тиеш. “Бәяләү системасы төбәкләргә баланслы үсешкә этәргеч бирергә тиеш”, -ди ул. Премьер-министр шул ук вакытта төбәкләргә финанс ярдәмен күрсәтү системасын да камилләштерү зарур, дип саный. “Яңа механизм җәмәгатьчелек - эшмәкәрләр, иҗтимагый берләшмәләр белән тыгыз элемтәдә эшләнергә тиеш”, - ди ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз