Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Зөя утравындагы Ат утары комплексы утрау-шәһәрдә туристлык үзәге булырга тиеш
2012 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Свияжск уртау-шәһәрендәге Ат утары биналары комплексын файдалану мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск уртау-шәһәре” проекты буенча торгызылган яки төзелгән күпчелек объектлар сафка бастырыла, шуңа күрә аларны нәтиҗәле файдалануның конкрет формаларын, ысулларын алдан ук билгеләргә кирәк. “Бу тарихи шәһәрләр туристларны кызыктырырлык булырга тиеш. Без туристларга югары дәрәҗәдә заманча хезмәт күрсәтү үрнәген бирергә тиешбез”, - диде ул. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, Свияжскидагы Ат утары комплексы утрау-шәһәрдә туристлык үзәге булырга тиеш. Бүгенге киңәшмәдә реставрация эшләре тәмамланып килгән әлеге комплексны файдалану мәсьәләләре дә каралды.
Билгеле булганча, бу комплексны торгызу эшләрен "Яңарыш" Республика фонды ярдәмендә “Татспиртпром” ААҖ һәм подрядчы оешма "Евростиль-Казань" алып бара. Ат утары ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы милке санала. Кунакларның ялын оештыру өчен каралган туристлык-этнографик комплекс төзү өчен каралган аерым биналар һәм корылмалардан тора. Комплексның эшчәнлеге, беренче чиратта, русларның милли традицияләренә, Свияжск хакындагы легендаларга һәм утрау-шәһәрнең үзенчәлекләренә нигезләнәчәк.
Киңәшмәдә аерым оешма җитәкчеләре Ат утары комплексында эшчәнлек планнары белән уртаклашты. Татарстан һөнәрчеләре ассоциациясе директоры Дамир Гыйбадуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә һөнәрчелек остаханәсендә эшләү өчен республикада танылу алган осталар сайланган. Ресторан һәм кунак йорты эшчәнлеген оештыру белән шөгыльләнүче “Адмирал” компаниясе генераль директоры Георгий Покровский биредә кунакларның ялын һәм туклануын оештыру өчен иң яхшы шартлар тудырылачак, дип ышандырды.
“Феникс” җәмгыяте генераль директоры Лидия Никулина җитәкчелегендәге сувенир лавкасы утрау кунакларына кулдан эшләнгән сувенир һәм бүләк продукциясен тәкъдим итәчәк. Аларның кайберләре бүгенге киңәшмәдә катнашучыларга да презентацияләнде.
ТР Дәүләт Киңәшчесе “Яңарыш” фондының Ат утары комплексын файдалану буенча идеяләре тулысынча тормышка ашар дигән ышаныч белдереп, моның белән шөгыльләнүче оешмаларга уңышлар теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз