Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан һәм Лодзь воеводалыгына уртак гамәли проектлар табарга кирәк"
2012 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы һәм Польша Республикасының Лодзь воеводалыгына эшкуарлык, мәдәният, белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лодзь воеводасы Йоланта Хелминская ханым җитәкчелегендәге Лодзь воеводалыгы делегациясе белән очрашу барышында әнә шундый фикер белдерде.
Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук республика Хөкүмәте вице-премьеры Зилә Вәлиева, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Казаноргсинтез” ААҖ генераль директоры Леонид Алехин, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнашты.
Лодзь воеводалыгы делегациясе Татарстанга дүрт көнлек визит белән килде. Кунаклар IT-паркта булып, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты инде. Сәфәр программасында шулай ук Казани федераль университеты, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “КАМАЗ” ААҖ һәм “Мастер” Кама индустриаль паркында булу каралган. Делегция составына Польшаның берничә компаниясе вәкилләре керә.
Казан Кремлендәге бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов делегациянең визиты Татарстан һәм Лодзь воеводалыгы арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр, фәнни-белем бирү, мәдәни элемтәләргә яңа этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде. “Илләр дәрәҗәсендә генә түгел, субъектлар дәрәҗәсендә дә хезмәттәшлек итәргә кирәк”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
Ул соңгы вакытта Татарстан һәм Польша арасындагы элемтәләрнең активлашуын искәртте. “Узган ел Польша илчесе ике мәртәбә Казанда булды, мин декабрь аенда Гданьскига сәфәр кылдым. Бездә “Ак бөркет” Польша җәмгыяте, Польша католиклар мәхәлләсе, поляк телендә белем бирүче мәктәп эшләп килә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Без Лодзь воеводалыгы белән 1996 елдан бирле элемтәдә торабыз, Сезнең визит мөнәсәбәтләрне яңартып җибәрер дип өметләнәм, - диде ТР Президенты. – Безгә эшкуарлык, белем бирү, мәдәният, спорт өлкәсендә гамәли проектлар табарга кирәк”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз