Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанга Красноярски крае делегациясе килде
2012 елның 20 гыйнвары, җомга
Бүген Казанга губернатор Лев Кузнецов җитәкчелегендә Красноярски крае делегациясе килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр вазифаларын башкаручы Равил Моратов каршы алды.
Делегация вәкилләре аэропорттта 1А терминалы төзелеше һәм биредәге модернизация проекты белән белән танышты. Татарстан Президенты губернаторга аэропорттагы ике төп терминалның елына 2,5 млн пассажир уздырырыга сәләтле булуын җиткерде. Ә очыш полосасының озынлыгы реконструкция эшләреннән соң 2,5 км дан 3,75 км га кадәр җитәчәк. Полоса үзе төрле очкычларны, хәтта дөньядагы иң эре пассажир авиалайнеры А380 аэробусын кабул итәргә дә сәләтле.
Бер үк вакытта “Россия тимер юллары” белән бергә аэропортка “Казан” тимер юл вокзалыннан интермодаль пассажирлар ташуны оештыру проекты да гамәлгә ашырыла.
Губернатор Лев Кузнецов үз чиратында Красноярскиның да үз аэропортын рекорнструкцияләргә җыенуын белдерде. Шуңа да бу өлкәдә Казан тәҗрибәсе төбәккә бик кызыклы.
Красноярски 2019 елгы Кышкы Универсиаданы кабул итүгә дәгъва итәргә җыена. Шул җәһәттән төбәкне Казанда халыкара студентлар спорты уеннарына әзерлек буенча тәҗрибә дә кызыксындыра. Делегация әгъзалары аэропорттан соң Универсиада авылында булды. Биредә кунаклар спортчылар һәм студентларның яшәү шартлары белән танышты. Красноярски губернаторы традиция буенча биредә мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.
Теннис академиясендә исә кунакларга Физик культура һәм спорт буенча Идел буе академиясе презентацияләнде. Универсиада-2013 дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов делегация әгъзаларына студентлар уеннарын уздыруга әзерлек хакында җентекләп сөйләде.
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецовның рәсми очрашуы узачак. Делегациянең Татарстанга сәфәр программасында шулай ук Универсиадага әзерләнгән башка объектларда булу, IT-парк белән танышу, Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты Олег Матыцин һәм FISUның җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас белән очрашу каралган.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз