Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Әсгать Сәфәров: “Оператив вазгыять әз генә үзгәрсә дә, министрга шәхсән хәбәр итү таләбе куела”
2012 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе
Хәзерге вакытта Татарстанда 100дән артык оешкан җинаятьчел формированиенең (ОПФ) 10 меңнән артык әгъзасы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы исәбендә тора.
Бүген коллегия утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров хисап белән чыгып, алдагы ел бурыч-максатларының берсе буларак 2 хәтәр мәсьәләне хәл итүне кузгатты. Шушы җинаятьчел формированиеләрнең иректәге әгъзалары арасында, тагын яшьләр төркемнәре (группировкалары) арасында әледән-әле тәэсир итү даирәсе һәм беренчелек бүлешү буенча бәрелешүләр булып ала. Сәләфиләр - традицион булмаган ислам тарафдарлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевскида аеруча актив. Яшьләр арасында радикаль экстремистик оешмалар, шул исәптән “Хизб-ут-Таһрир әл-Ислами” кебек халыкара террористик оешмасы, “Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗра”, “Таблиги-Җәмәгать” һ.б. хәрәкәтләр тарафдарлары саны артуы күзәтелә, миләтчел һәм профашистик карашлылар мәсьәләләре актуальләшә бара, дип таный министр. Былтыр, мәсәлән, полиция хезмәткәрләре экстремистик һәм террористик юнәлешле 18 җинаять ачыклаган һәм алар шушы оешма-хәрәкәтләр тарафдарларына нисбәтле: җинаять җаваплылыгына 31 кеше тартылган.
Шуңа күрә, оператив вазгыять әз генә үзгәрсә дә, министрга шәхсән хәбәр итү таләбе куела, диде Ә.Сәфәров. Экстремизм мәсьәләсендә ул, бу юк нәрсә, үсмерчак бетчәсе кебек, үсә төшкәч бетә ул, дип фикер йөртү – тамырдан ялгыш. Бәйдән ычкынган, ягъни идарәсез яшьләр оешмаларының ниләр майтарасын беркем күзаллый алмый, шуңа күрә, вазгыятьне күздән ычкындырырга ярамый, дип, министр Париж, Лондон кебек Европа илләре башкалаларындагы яшьләр кабызып, урамнарны дөрләткән утны, җимерекләрне искә төшерде. “Белеп эш итсәң, алар сөйләшүгә бара, алар белән диалогта булу кирәк”, - дип юнәлеш бирде Ә.Сәфәров.
Болардан тыш, былтыр 130 меңнән артык чит ил кешесе республикага мигрант рәвешендә килгән һәм аларның кунакчыл Татарстанга чынлыкта нинди ният белән килүен, кайсы хәрәкәт тарафдары булуын – кара урман кебек. Димәк, мигрантлар белән эшне көчәйтү таләбе бар, дип басым ясап әйтте министр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы коллегия утырышында.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз