Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә санитар-экологик ике айлыкның арадаш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.
Азат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, санитар-экологик ике айлык 1 апрельдә башланган иде.
Бу чорда полигоннарга 111,5 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, 3,3 мең берәмлек техника кулланылган, шулай ук 19,7 мең агач утыртылган. Бөек Җиңү көне алдыннан һәйкәлләр, мемориаллар һәм обелискларның торышына аерым игътибар бирелә.
"Табигатьне саклау ведомстволарының уртак тырышлыгы белән 943 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 389ы - санкцияләнмәгән чүплекләр, аларның яртысы инде бетерелгән. Муниципалитетларда калдыкларны вакытында чыгармау һәм контейнер мәйданчыкларын тиешенчә карап тотмауга бәйле проблемаларны хәл итү буенча актив эш алып барыла», - диде Азат Җиһаншин.
475 беркетмә төзелгән, 554 мең сумлык штраф салынган.
Бөтен республика буенча урамнарны, районнарны һәм шәһәрләрне җыештыруда 105 мең кеше катнашкан инде. Әлмәт, Азнакай, Биектау, Алабуга, Лаеш, Ютазы районнары һәм Чаллы шәһәре үзләрен аеруча актив күрсәткән.
Экология министры шулай ук Татарстанның «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Россия суы» бөтенроссия гамәле өчен мәйданчык булуын искәртте. Бөтен ил буенча 89 төбәктән 26 меңнән артык кеше ярларны җыештыруга чыккан.
Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында - https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2515728.htm