Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисад форумын ачу тантанасында катнаша
2012 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисад форумында катнашу өчен Давоска (Швейцария) килде. Рөстәм Миңнехановны ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озатып йөри.
Форум “Зур трансформация: яңа модельләрне формалаштыру” дигән темага 25-29 гыйнвар көннәрендә уза. Фикер алышулар үсеш һәм мәшгульлек модельләре; лидерлык һәм инновацияләр модельләре; тотрыклылык һәм ресурслардан файдалану модельләре; социаль һәм технология модельләре юнәлешләре буенча оештырыла.
Давос форумында 90 нан артык илдән хакимият структуралары, бизнес-элита һәм иҗтимагый оешма вәкилләре (2,6 меңнән артык кеше) катнашыр дип көтелә.
Чарада Россияне РФ Хөкүмәте вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә. Иртәгә форум кысаларында ВТБ исеменнән әйдәп баручы халыкара инвесторлар һәм Россия компанияләре катнашында “Россиядә чит ил инвестицияләре: рисклар һәм мөмкинлекләр” дигән эшлекле төшке аш, шулай ук “Россиянең перспективалары” дигән сессия узачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз