Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давсота (Швейцария) “Philips Eclectronics” компанисе вице-президенты, базар җитәкчесе һәм башкарма комитет әгъзасы Рональд де Йонг белән очрашты.
Очрашу 2012 ел Бөтендөнья икътисадый форум кысаларында узды.
Сүз берничә уртак проект турында барды. ТР Президенты тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов әйтүенчә, компания җитәкчелеге Татарстан белән хезмәттәшлекне арттырырга риза.
Очрашуда сүз Татарстан хастаханәләрендә медицина җиһазларын яңарту турында сүз барды. Шулай ук, спорт объектларында компаниянең продукциясен куллану турында да сөйләшенде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов проектлар турында детальләп сөйләшү өчен эшлекле төркем булдырырга тәкъдим итте. Рональд де Йонг берничә ай дәвамында Казанга да килер дип көтелә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.