Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Суд приставларының эшчәнлек сыйфаты җәмгыятьнең дәүләт системасына ышанычын билгели”
2012 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе
“Суд приставларының эше һәрвакыт авыр һәм катлаулы булды. Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе гражданнарга, җәмгыятькә закон, суд системасы булуын, кануннарның, суд карарларының үтәлергә тиешлеген һәрдаим искә төшереп тора. Аларның эшчәнлек сыйфаты халыкның, предприятие-оешмаларның судларга, гомумән, дәүләт системасына булган ышанычын билгели”. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Суд приставлары федераль хезмәте ТР идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегиясендә ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
Премьер-министр 2011 елда Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе алдына куелган өстенлекле юнәлешләр буенча яхшы динамикага иреште, дип саный. Шуның берсе – предприятиеләрдә хезмәт хакының вакытында түләнүенә ирешү. Илдар Халиков бу юнәлештә темпларны киметмәскә, хезмәт законнарын бозу очраклары буенча мәгълүмат юллау практикасын дәвам итәргә, алимент бурычларын түләтүгә игътибарны аеруча көчәйтергә чакырды.
“Вакытында түләнмәгән салым бурычларны кайтару буенча әле тулсынча канәгать кала алмыйбыз, шул ук вакытта Пенсия фондына бурычларны кайтару буенча уңай тенденция бара, бу юнәлешләрдә эшне активлаштырырга кирәк”, - диде ул.
Кануннарга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, суд приставларына хәзер суд карарларын үтәтү буенча юлланган эшләр нигезендә, законсыз мигрантларга билет алып аларны чик пунктына кадәр озата бару вәкаләте бирелгән. “10 ел элек кенә мигрантлар белән бәйле проблеманың була алуын күзалламый идек. Биредә алдан күреп, төгәл эш йөртү кирәк”, дигән фикердә ул.
Суд приставлары бүлекләрендә бүген кадрларның еш алмашы төп проблема булып тора. Аның чишелеше, Илдар Халиков фикеренчә, югары уку йортларында квалификацияле кадрлар әзерләүне көчәйтү мәсьәләсендә. “Юридик белемгә ия булудан тыш, психологик яктан да әзер булган яхшы кадрлар резервы булганда гына эшләргә җиңелрәк”, -дип ассызыклады ул. Премьер кадрлар составының торыклылыгына ирешүдә остазлыкның, тәҗрибә тапшыруның ролен аерым ассызыклады.
Илдар Халиков идарә эшчәнлегендә 2011 елның нигез күрсәткечләрен, гомумән алганда, яхшы дип бәяләп, суд приставларына авыр эшләрендә уңышлар теләде. Соңыннан ТР Хөкүмәте башлыгы бертөркем хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз