Рөстәм Миңнеханов РФ Саклык банкы исеменнән оештырылган эшлекле иртәнге ашта катнашты

2012 елның 27 гыйнвары, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Саклык банкы исеменнән оештырылган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Чара Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов озатып йөрде. РФ Саклык банкының Идарә рәисе һәм президенты Герман Греф чараның модераторы сыйфатында чыгыш ясады.

Аерым алганда, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, “Лукойл” ААҖ президенты Вагит Алекперов, “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельберг, Россиянең элеккеге финанс министры, профессор Алексей Кудрин һәм башкалар эшлекле иртәнге ашта катнашуларын раслады.

Чара “Яңа Россия, яңа Ауропа: зур үзгәрешләр” дигән темага багышланган иде. Анда катнашучылар Ауропа һәм Россиядә икътисади һәм социаль мохитнең ничек үзгәрәчәге, Ауропа зонасында нәрсә булачагы һәм Ауропа зонасындагы вакыйгаларның Россиядә ни рәвешле чагылыш табачагы, сәяси институтларның ничек үзгәрәчәге һәм моның кешеләр тормышында ни рәвешле чагылыш табачагы хакында фикер алышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International