Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Казан вертолет заводында булды

2012 елның 28 гыйнвары, шимбә
Бүген гадәттән тыш хәлләр министры Кәмаледдин Гейдаров җитәкчелегендәге Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Казан вертолет заводында булды. Делегацияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.

Кунакларга Казан вертолет заводы продукциясе – Ми-8, Ми-17, “Ансат” вертолетларының төрле модельләре, шулай ук боралакларны коткару хезмәтләре өчен җиһазландыру вариантлары тәкъдим ителде. Делегация әгъзалары заводның җыю цехында эшләнә торган машиналарны карады, биредә үк алар игътибарына Әзербайҗан Хәрби-һава көчләре өчен төзелгән әзер боралакларның берсе – Ми-17 вертолеты тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International