Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов "Татмедиа" ААҖ редакция-нәшрият комплексында булды
2012 елның 1 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” ААҖ редакция-нәшрият комплексында алып барыла торган ремонт эшләре белән танышты.
Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов республика башлыгына комплекс бинасында алып барыла торган эшләр хакында сөйләде. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Александр Терентьев, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев һәм башкалар озатып йөрде.
Шәһәр ансамбле элеккеге “Нәшрият”ның яңартылган бинасы белән тулыланды.
Бинаның тышкы ягындагы эшләрдән тыш, биредә коммуникацияләр алыштырыла, бүлмәләр ремонтлана. “Премиум Групп” компаниясе директоры Татьяна Григорьева билгеләп үткәнчә, “Татмедиа” объектында шәһәрдә беренче тапкыр композит материалдан эшләнгән зур форматлы кассеталар кулланганнар. Фасад эшләреннән тыш, компаниягә бер үк вакытта реклама баннерлары өчен конструкцияләр урнаштыру һәм юбашка бурычларны да хәл итәргә туры килгән.
40 ел эчендә күп кенә проблемалар туган: конструкцияләр искергән, бинаның түбәсе авария хәленә килгән. Фасадны ремонтлау эшләре 2011 елда башлана, бинаның эчендә исә төзекләндерү эшләренә 2010 елда ук керешәләр.
Бүген Рөстәм Миңнеханов басма производствога кагылышлы үзгәрешләр белән дә танышты. Газета цехында 1200 квадрат метр мәйданда ремонт ясалган, лифт, җылылык трассасы алыштырылган. Татарстан Президентына яңа офсет машинасын күрсәттеләр.
Бинада башкарылган эшләр, көнкүреш һәм җитештерү корпусларында алга таба реконструкция үткәрүгә бәйле тәкъдимнәр белән танышканнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать дизайны стилендә берничә вариант әзерләргә һәм бинаның тышкы күренеше, проектның бәясе буенча оптималь чишелеш табарга күрсәтмә бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз