Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелеш мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде
2012 елның 1 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасында 2013 елгы Универсида уза торган спорт объектларына һәм мәйданнарына бара торган урыннарда урнашкан күп фатирлы йорт фасадларын һәм түбәләрен тәртипкә китерәчәкләр. Бүген ТР Хөкүмәт йортында киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Казанның тарихи йөзен булдыру һәм саклау өчен Горький исемендәге әдәби-мемориаль музее, Камал музей-йорты, Е.Баратынский музей-йорты, Апанай мәчете янындагы бина һ.б. кебек объектларны ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре ниятләнә.
Киңәшмәдә Ирек Фәйзуллин Казанның тарихи үзәгендә төзелә яңа объектлар турында белдерде, ТР Президенты аларны 2012 елда төзеп бетерү бурычын куйды. Шулай итеп, Федосеевская, Тельман, Мәрҗәни, Некрасов һ.б. урамнарда өлешләп төзелә торган объектлар турында мәгълүмат белдерде. Кайбер объектлар рөхсәт документларыннан башка төзелә башлаган һәм проблемалы булып санала. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры сүзләренә караганда, башкала үзәгендә төзелеш кагыйдәләрен бозуның төп сәбәбе әзер документлар булмауда.
Казан мэры Илсур Метшин мәдәни мирас объектларын тәртипкә китерү, Казанның тарихи үзәгендә төзелеш мәсьәләләре буенча кабул ителгән карарлар турында белдерде. Ул, аерым алганда, милекчеләр белән 2013 елның язына биналарның фасадлары тәртипкә китерү хакында килешүләр төзелү турында белдерде. Тарихи-мәдәни мирас объектларына килгәндә, 2011 елда 12 объект сатылган. ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев агачтан төзелгән объектларны торгызу буенча әзерлек эшләре турында белдерде. Искәртеп үтәбез, К.Насыйри, Г.Тукай, Парижская коммуна, Гладилов, Нариман урамнарындагы агач йортлар торгызылачак.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева төзелешне дәвам итү өчен проектларга үзгәреш кертергә тәкъдим ителгән объектларны тәкъдим итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге объектларны Казанның тарихи үзәген карау маршрутына кертүне сорады, бу урында ук карар кабул итү өчен кирәк. Искәртеп үтәбез, ТР Президенты Казан үзәгендә төзелергә һәм төзекләндерелергә тиешле объектларны 5 февральдә карарга ниятли.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз