ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков югары уку йортлары эшчәнлеген дә читләтеп үтмәде. Дөресрәге, алар эшеннән канәгатьсезлеген белдереп, югары мәктәпнең Татарстан икътисады һәм республика үсешен тоткарлаучы фактор дип атады.
“Бу хәлгә түзеп торып булмый. Без профессиональ стандартлар, эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәләр, башка төрле реформалар кирәклеге турында күп сөйлибез. Әмма кызганычка каршы, процесс акрын бара. Без бер ел элек үзебезне юлның башында гына әле без дип тынычландырсак, бүген исә алай түгел. Бер ел Татарстан өчен җитәрлек вакыт. Без хәзер инде реаль нәтиҗәләрне күрергә телибез. Без тармакка зур чаралар җибәрәбез, әмма нәтиҗәләргә ирешмәү генә түгел, вуз тәмамлап, яхшы хезмәт хакы алып эшләү турында уйлаган яшь егет-кызларны, аларның ата-аналарын ялгыш фикергә этәрәбез”, - диде Илдар Халиков, югары мәктәпнең үсеш темпларының бүгенге Татарстанга кулай булмавын ассызыклап.
Премьер-министр игътибарыннан вузларда укучыларның наркотиклар куллану-кулланмавын ачыклаучы тикшерүне барысы да узмау мәсьәләсе читтә калмады. Аның сүзләренчә, 100 процент тикшерү узган бер вуз да юк икән. Иң зур күрсәткеч – туксан процент. Премьер-министрны калган ун процентка кемнәр керүе кызыксындырды. “Аларның киләчәге бездән торуын аңларга, бу афәткә каршы чыгарга тиешбез”, - дип, ректорларны студентларны тикшерүдә 100 процент күрсәткечкә ирешергә чакырды.
Илдар Халиков шулай ук РФнең 46 төбәгеннән 55 югары уку йортының вузларның стратегик үсеш программаларын хуплау буенча федераль бәйгедә җиңүен, ә алар арасында Татарстан вузлары булмавын да хәбәр итте.
ТР Премьер-министры республика белем бирү системасына салынган акча күләменең арта баруын билгеләп үтеп, 2011 елда 41,6 млрд. сум акча бүлеп бирелүен хәбәр итте. Моннан тыш, Татарстан мәгариф тармагының материаль-техник базасын яхшырту бенча эш алып барыла. Өч ел дәвамында утыз ел торган мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы көтелә.
Илдар Халиков, укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү проектына тукталып, аннан көтелгәнчә үк нәтиҗәләр булмавын хәбәр итте. “Бу бары тик металл, Интернет кына. Ноутбук та, Интернет та балаларны укыта алмый. Моңа аз акча салынмады, әмма ул нәтиҗәле эшләми. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына эшнең нидә икәнлеген ачыкларга кирәк. Укытучыга бу техниканы тулысынча файдаланырга нәрсә комачаулый?” - диде И.Халиков.
Ул шулай ук укытучыны төрле белешмәләр, хисаплар биреп утырудан азат итәргә чакырды. Бу проблема турында үз чыгышында ТР фән һәм мәгариф хезмәткәрләре һөнәр берлекләре республика комитеты рәисе Юрий Прохоров кискен итеп сөйләгән иде. И.Халиков сүзләренчә, укытучылар, табиблар, башка белгечләр көн саен җибәрергә тиешле белешмәләр саны башка сыймый. Ул бу хәлгә нык аптыравын белдереп, “Нәтиҗәле эшләүче хөкүмәт” дип аталган яңа проект әзерләнүен хәбәр итте. Әлеге проект алда санап үткән эшләрне ике тапкыр киметергә һәм “белешмә” сүзеннән баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. “Белешмәләр булырга тиеш түгел. Нормаль эшләүче портал булырга тиеш”, - дип, Премьер кирәкле документларны шуннан алырга тиеш булачагын әйтте.
Илдар Халиков чыгышын министрлык алдында торган бурычларның гадәти булмавын, әмма моны башкарып чыга алырлык команда барлыгы турында белдереп тәмамлады һәм педагогларга дәүләт бүләрен тапшырды.