Россиядә аномаль салкыннар вакытында даими яшәү урыны булмаган гражданнар турында кайгыртырга кирәк. Бүген Россия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу чираттагы Бөтенроссия селектор киңәшмәсе вакытында әнә шулай дип белдерде. Киңәшмәдә РФ субъектларының түбән температура шартларында эшләүгә әзерлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, шулай ук республика Сәламәтлек саклау, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Фән һәм мәгариф, ТР буенча Эчке эшләр министрлыклары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу билгеләп үткәнчә, көчле салкыннар Россия Федерациясенең 51 субъектында хөкем сөрә.
“Һаваның уртача температурасы климатик нормадан 7-12 градуска түбәнрәк. Аномаль түбән температура шартларында янгыннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очраклары арта, - диде Сергей Шойгу. – Соңгы 7 тәүлектә көнкүреш янгыннарының саны 30 процентка арткан. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда өшү нәтиҗәсендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның саны күбәйгән. Көчле салкыннар аркасында кайбер елгалар төбенә кадәр туңа, бу 2012 елгы язгы ташу вакытында күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин”.
Килеп туган шартларда гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры РФ субъектларының гадәттән тыш хәлләр буенча идарәләренә һәм җирле хакимиятләргә көнкүреш янгыннарын кисәтү, түбән температура шартларында кешеләрнең үз-үзен тотышы буенча аңлату эшләрен көчәйтергә, шулай ук федераль трассаларның торышын контрольдә тотарга күрсәтмә бирде.
Утырышта илнең төрле төбәкләрендә көчле салкыннар аркасында килеп чыккан һәлакәтләрнең ахыргы нәтиҗәләрен бетерүгә кагылышлы мәгълүматлар китерелде.
“Көчле салкыннар Россиядә 64 кешенең үлеменә сәбәп булды, 1 мең 371 кеше (аларның 25 е – балалар) медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте; 779 кеше (шуларның 15 е – балалар) хастаханәгә китерелде. Үлүчеләр арасында балалар юк”, - дип хәбәр итте РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары Максим Топилин.
Үз чыгышында Сергей Шойгу даими яшәү урыны булмаган Россия гражданнарына аерым игътибар юнәлтте. “Без алар хакында кайгыртырга бурычлы”, - дип ассызыклады ул. Ул даими яшәү урыны булмаган гражданнар өчен приютлар оештырырга күрсәтмә бирде. Алар өчен шулай ук җылыну һәм туклану пунктлары да оештырырга кирәк.
Искәртеп узабыз, синоптиклар фаразлавынча, салкыннар алдагы көннәрдә дә саклана, Татарстанда төнлә һава температурасы 35 градуска кадәр төшәчәк.