Минтимер Шәймиев Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты булды

2012 елның 6 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты булу тәкъдимен кабул итте.

Бүген РФ Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинның 499 кешедән торган ышанычлы затлары исемлеген раслады.

Иртәгә Минтимер Шәймиев Мәскәүдә РФ Хөкүмәт Рәисе, Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары белән очрашуда катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International