Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның Балтач һәм Кукмара районнарына эш сәфәре кыла. Балтач районына сәфәр программасына Кече Лыза милли (удмурт) урта мәктәбендә һәм район Мәдәният үзәгендә булу керә. Балтач муниципаль районы Советы утырышында 2011 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралачак һәм 2012 елга бурычлар билгеләнәчәк.
Көннең икенче яртысында республика башлыгы Кукмара муниципаль районында булачак.