Элек Россия Президенты Дмитрий Медведевның байрак грамотасы укылды. Аннары Павел Плат Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибулллинга байрак тапшырды.
Татарстан Президенты теләсә нинди хәрби бүлекчәдә байрак бер символ булып тора, аны сакларга һәм анарга лаеклы булырга кирәк дип билгеләп үтте. “Бу вакыйга уңаеннан Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләрен котлыйм. Баш идарә байракны югары тотар дип өметләнәм. Хезмәтегездә уңышлар”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Павел Плат үз чыгышында бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә тапшырылган байрак җиңү символы, Россия җирен саклаучылар һәм погон йөртүчеләр символы дип белдерде. Ул тантанада катнашучыларның барысын да бу вакыйга белән котлады һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шәхси составын байраклы булулары белән котлады.
Рафис Хәбибуллин, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шәхси составына мөрәҗәгать итеп, бүген безнең үз байрагыбыз, үз символыбыз булды дип белдерде. “Без һәрвакыт Россия һәм Татарстан Республикасына тугъры хезмәт иттек. Бу символга ия булгач та шулай ук халыкка тугъры эшләрбез дип уйлыйм”, - диде Р.Хәбибуллин.
Традиция буенча һәр хәрби бүлекчәнең үз байрагы – намус һәм батырлык символы бар. 2009 ел ахырында РФ Президентының Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының, аның территориаль органнары һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренең Байрагы турындагы указы чыкты, анда Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары буенча баш идарәләренең үз хәрби байраклары булырга тиеш диелгән.
Бүген Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең Өлкән вазыйфаи затлары Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.
Салым хезмәтенә 2025 ел өчен керемнәр турында декларация тапшыру өчен атнадан аз гына күбрәк вакыт калды. Кампания нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты 5,5 млрд сумга тулыланырга тиеш. Декларацияне кем тапшырырга тиеш һәм ташламалар кемгә тиеш - бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.