Рөстәм Миңнеханов: "Безгә Татарстан продукциясенең көндәшлеген арттырырга кирәк"

2012 елның 10 феврале, җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә, Энергетика министрлыкларының 2011 ел йомгакларына багышланган уртак коллегиясе утырышында республика икътисады алдында торган мөһим бурычларга тукталды. Аның ассызыклавынча, нефть, газ, нефть химиясе алга таба да Татарстан икътисадының “локомотив”ы булып калачак. Президент бу өлкәдә “ТАНЕКО” , “Аммоний” комплексларының зур роль уйнаячагын ассызыклап, үзебезнең нефтехимия предприятиеләрендә җитештерелгән полимерларның башка тармакларны үстерү өчен нигез булуын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов эре сәнәгать предприятиеләренең кече һәм урта предприятиеләр төзүдәге мөмкинлекләрен югары бәяләп, аның уңай үрнәге итеп “КАМАЗ белән Кама “Мастер” индустриаль паркы хезмәттәшлеген китерде. Республика башлыгы шул ук вакытта мәнфәгатьләр балансын саклаган хәлдә, эре, кече һәм урта бизнесны үстерүнең мөһимлеген ассызыклады.

Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге дә республика икътисады үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Президент аны эре сәнәгать предприятиеләрендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә киң кулланырга чакырды. Моннан тыш, Татарстан предприятиеләре конкурентлык өчен төп шарт булган хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү өстендә эшләргә тиеш. “Шул очракта гына, республикада җитештерелгән продукциянең көндәшлеккә сәләтле булуына ирешә алабыз. Бу мәсьәлә Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч аеруча актуальләште”, - ди ул.

Президент предприятие җитәкчеләренә шулай ук чыгымнарның, башкарылган эшләрнең ачыклыгын тәэмин итү буенча эшне көчәйтүне йөкләде.

Конкурентлыкка сәләтле икътисадны югары квалификацияле кадрлардан башка үстереп булмый. Рөстәм Миңнеханов республиканың уку йортларын предприятиеләр белән тагын да тыгызрак эшләргә чакырды. “Предприятиеләр үзләренә кирәкле белгечләрне әзерләргә тиеш. Техник вузлар исә техник белгечлекләр буенча абитуриентлар туплау өчен мәктәпләр белән актив эшләргә тиеш”, - диде ул. Президент вуз, урта махсус белем бирү йортларында кадрлар әзерләү буенча заказ булырга тиешлеген дә искәртеп узды. Коллегия утырышында фән һәм мәгарифнең икътисадның реаль секторы белән интеграциясе хакында чыгыш ясаган Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ) ректоры вазифаларын башкаручы Николай Абруковны Президент үзебезнең машина төзелеше тармагы өчен белгечләр әзерләүгә игътибарны көчәйтергә чакырды.

“Яңа технологияләр, мәгълүматлаштыру турында даими сөйлибез. Предприятиеләрдә эшләүче персоналны, шулай ук өлкән буын хезмәткәрләрне компьютер гыйлеменә өйрәтү зарур. Моның нинди формада алып барылачагын уйларбыз. Шунысы ачык- бу эшне башкарып чыгу кыен түгел, бәлки алга таба кызыксындыру өчен грантларны гамәлгә кую да мөмкин булыр”, - дигән фикер дә белдерде республика башлыгы.

Соңыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм коллегия эшендә катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бертөркем тармак хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International