Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Өлешләп түләү төзелешендә катнашып алданган кешеләр мәсьәләләрен ай саен карарга кирәк
2012 елның 11 феврале, шимбә
2011 елда Татарстан Республикасында 1823 алданган өлешләп түләүчеләр өчен гомуми мәйданы 160 мең кв. метр булган 19 торак йорт файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыруга багышланган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
Киңәшмә ТР ның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Чарада республика Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Казанда 1652 алданган өлешләп түләүчеләр өчен гомуми мәйданы 144 мең кв. метр булган 15 торак йорт тапшырылды, бу юнәлештә эшләр актив бара, дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. 2012 елның беренче кварталында 4 проблемалы йортны тапшыру ниятләнә.
Аның сүзләренә караганда, республикада хәзерге көнгә кадәр алданган өлешләп түләүчеләр өчен 12 объектта эш башланмаган. Мондый йортлар Казанда 7 объект, Чаллыда – 3, Түбән Камада – 1 һәм Әлмәттә – 1.
“Алданган өлешләп түләүчеләр проблемаларын ай саен әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә алынган инвесторлар белән карарга кирәк. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә муниципаль район башлыклары һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры җаваплы, - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Өлешләп түләүчеләрдән акча алган һәм үз вазифаларын үтәмәгән инвесторларга карата катгый чаралар күрергә, бу эшкә хокук саклау органнарын да җәлеп итәргә кирәк, дип ассызыклады республика башлыгы. Әгәр төзелеш компанияләре килеп туган проблемаларны хәл итәргә тели икән, андыйларга ярдәм итәргә мөмкин. Ә компаниянең өлешләп түләүчеләрнең мәсьәләләрен хәл итү белән кызыксынмавы алдауларын белдерергә мөмкин.
Татарстан Президенты ТР Премьер-министрына бу мәсьәлә буенча хокук саклау органнары белән киңәшмә үткәрүне йөкләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз