Рөстәм Миңнеханов Мариинский театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев белән очрашты

2012 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мариинский театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнашты.

Искәртеп узабыз, Россия Федерациясе халык артисты, Мариинский театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев Казанга Шаляпин исемендәге ХХХ Халыкара опера сәнгате фестивалендә катнашу өчен килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International