Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарыласы эшләр исемлеге озынайтылды
2012 елның 18 феврале, шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарыласы эш исемлегенә мәктәп бәдрәфләрен ремонтлау да өстәлде.
Бу хакта республика башлыгы мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде. Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне Ленигорскидан үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Моннан тыш, бүген Президент эш алып бару формасын ата-аналар комитеты белән килешүне таләп итте. Аның сүзләренә караганда, һәр мәктәптә ата-аналар җыелышы үткәрергә һәм мәктәптә нинди эшләр башкарылачагын сөйләргә, шулай ук ата-аналар ярдәм итә аламы дип кызыксынырга кирәк. Шулай ук ул бу эштә ярдәм итәргә теләгән предприятие җитәкчеләре белән сөйләшүне сорады.
“Мондый эш формасы мәктәпләрне ремонтлау өчен билгеле ресурс формалаштыру мөмкинлеге бирә. Проект уңышлы булырга тиеш. Татарстан мәктәпләре республика имиджына туры килергә тиеш. Безнең балаларның уңайлы шартларды укуын телибез. Ничек кенә авыр булмасын, бу эшне башкарып чыгачакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүгенге киңәшмәдә капиталь ремонт үткәрелә торган мәктәпләр исемлегенә авария хәлендәге мәктәпләр һәм оптимальләштерелә торган уку йортлары керми дип белдерде Илдар Халиков.
Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләр капиталь ремонт үткәрелә торган объектлар буенча проект-смета документларын әзерли. Сметалар ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсенә юнәлдерелә, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.
Муниципаль гомуми белем бирү мәктәпләреннән тыш, дәүләт коррекция мәктәпләре һәм мәктәп-интернатлар да капиталь ремонт таләп итә. 2012-2014 елларда ТРдагы 55 махсус коррекция мәктәпләренең 42 учреждениесендә капиталь ремонт үткәрү кирәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2012 елда капиталь ремонт үткәрү кирәк булган 16 учреждение кергән коррекция мәктәпләре исемлеген (шул исәптә Казанның 5 коррекция мәктәбе) тәкъдим итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз