Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында “Ел хәйриячесе -2011” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, интернат-мәктәпләр, социаль приютлар директорлары, тәрбиягә балалар алган гаиләләр, ятим балалар катнашты. Чарага шулай ук “Беренче канал”да озак еллардан бирле “Пока все дома” тапшыруын алып баручы Тимур Кизяков чакырылган иде.
Быел “Ел хәйриячесе” бәйгесе кечкенә юбилеен билгеләп үтә –бишенче тапкыр үткәрелә. “Шушы узган еллар эчендә әлеге бәйге республика тормышындагы әһәмиятле вакыйгага әйләнде”, - ди Татарстан Президенты. Ул үзенең чыгышында республикада әлеге шәфкатьлелек традицияләрен яңартуга 2007 елда ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев идеясе белән старт бирелүен, аның бүген яшәү рәвешенә әйләнүен ассызыклап китте. “Хәйрия елында без көчләрне берләштереп аеруча мохтаҗларга ярдәм итә алуыбыз турындагы иң мөһим әйберне аңлауга ирештек”, -ди Рөстәм Миңнеханов. Шушы еллар эчендә хәйриячеләр ярдәме белән республикада яшәүче инвалид балалар сыйфатлы кресло-коляскалар, ишетүдә проблемалары булганнары колак аппаратлары, бума ютәлле балалар дару җыелмасы, шикәр авырулылар глюкометрлар һ.б. белән тәэмин ителгән.
“Монда тупланган тәҗрибә башка игелекле гамәлләрнең нигезенә салынды. Шушы биш ел эчендә республикада күп әйберләр үзгәрде, тик татарстанлыларның бәлага тарыган кешеләргә ярдәм итү теләге үзгәрешсез калды”, -дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда инде бишенче ел каты авыру балаларга дәвалану өчен чаралар җыю буенча“Балага ярдәм ит!” акциясе дәвам итә. 2009 елдан бирле гамәлгә ашырылучы “Игелекле терминал” хәйрия проекты да шушы ук максатка хезмәт итә. Аның аша ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен 16 млн 320 мең сум акча җыелган. Шул рәвешле, 118 инвалид бала савыгу өчен шанс алган. Узган ел биш еллыгын билгеләп үткән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе аз тәэмин ителгән балаларга, күпбалалы гаиләләргә ярдәм чарасы буларак уйланылган. 2011 елда әлеге акция барышында 13 млн сумнан артык хәйрия ярдәме тупланып, 24 мең балага мәктәп кирәк-яраклары алуга тотылган.
Хәйриячеләр республикада яшәүче өлкән буын, аеруча Бөек Ватан сугышы ветераннары, ветераннарның тол хатыннары турында да онытмый. Бу ярдәм чаралары арасында компьютер гыйлеменә өйрәтүче “Компьютерный ликбез” проекты аерым урын алып тора. Бүген “Интернет долголетие” дигән республика программасы да тормышка ашырыла башлады.
Татарстан Президенты республика хәйриячеләренең тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу һәм төзекләндерүгә, аерым алганда, Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәренең яңарышына зур өлеш кертүен аерым ассызыклады. “Болгар белән Свияжски Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм торгызу буенча озак вакытка исәпләнгән колачлы программаның башы гына”, - дип искәртә республика башлыгы. Ул 2012 елның республикада тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителүенә янә бер кат игътибар юнәлтте. “Безнең уникаль тарихи-мәдәни мирасыбыз бар. Аны саклау республиканың туристлар җәлеп итү сәләтен тәэмин итәчәк, рухиятнең, ватанпәрвәрлекнең яңаршына ярдәм итәчәк, икътисади һәм сәяси уңышларыбызның дәлиле булачак”, - ди Президент. Рөстәм Миңнеханов узган җәйдә “Булгария” теплоходы белән булган фаҗиганың берәүне дә битараф калдырмавын, һәлакәт корбаннарына ярдәм фондына 54 млн сумнан артык акча җыелуын, шуның зур өлешенең фаҗига нәтиҗәсендә тома ятим калган, яки ата-анасының берсен югалткан сабыйларга, туганнарын югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм өчен тотылуына басым ясады.
Президент шулай ук доброволецлар хәрәкәтенең соңгы елларда республикада киң колач ала баруын искәртеп, аны актив үстерү һәм яңа дәрәҗәгә чыгаруны төп бурыч дип атады.
“Шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек үрнәге булып республикада тәрбиягә балалар алган гаиләләр тора. Мондый гаилә институтына ярдәм итү Татарстанда хәйриячелекнең бер үзенчәлеге буып тора”, - дип ассызыклый республика башлыгы. Узган ел, мәсәлән, Татарстанда 2183 гаилә тәрбиягә бала алу теләген белдергән. “Бурычыбыз: балигълык яшенә җитү белән бу балаларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итү”, -ди ул.
Бүген залда танылган меценат, хәйрияче Әсгать Галимҗанов та бар иде. Рөстәм Миңнеханов аның игелекле гамәлләрен, мохтаҗларга һәрдаим ярдәм итүен ихлас хәйриячелек эталоны дип атады.
Ә инде бүләкләнүчеләргә килгәндә, 2011 ел хәйриячесе исеменә лаек булучылар социаль өлкә учреждениеләренә, күпбалалы гаиләләргә, иҗат коллективларына, спорт командаларына һ.б. ярдәм кулы сузучылар. Алар 7 номинациядә бәяләнгән. “Күпьеллык партнерлык өчен”, “Изге эшләр гаранты” номинацияләре җиңүчеләре дипломнар һәм медальләрне ТР Президенты кулыннан алды.