Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасының күләме 2012 елда 2 миллиард сумга җитте диярлек
2012 елның 2 марты, җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм ТР Хөкүмәтенең быел 30 гыйнварда кабул ителгән 126 нчы күрсәтмәсе буенча, муниципаль мәктәпләрдә капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарыласы эшләр исемлегенә, мәктәпләрне тикшергәннән соң, бүлмәара ишекләрне алыштыру, мәктәп санитар узелларны ремонтлау да өстәлде. Гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь төзекләндерүгә быел 1 млрд. 548,5 млн. сум акча каралган, ләкин, мәктәпләрнең расланган исемлегенә кергән 154 мәктәпнең югарыда әйтелгән тагын өстәмә 2 пунктын гамәлгә ашыруга 303,9 млн. сум акча кирәк, мәсәлән, 12,9 мең ишек алыштыру, 23,5 мең кв.м. гомуми мәйданда санузелларны ремонтлау, ә кайсыларында мәктәпкә тоташтырып төзү. Шул рәвешле, капиталь ремонтта 6 төр эш каралган: мәктәп түбәләрен, тәрәзәләрен, ишекләрен алыштыру, инженерлык челтәрләрне, мәктәпкә керү урыннарын, санитар узелларны тиешле дәрәҗәгә китерү. 154 мәктәпкә барлыгы 1 млрд. 925,4 млн. сум акча таләп ителә.
1 март белешмәсе буенча, Казан каласы һәм Азнакай, Әтнә, Кайбыч, Минзәлә, Менделеевск, Чүпрәле районнары - барлыгы 7 муниципалитет капиталь ремонт эшләрен башкарып чыгардай подряд оешмасы табып-сайлап куймаган.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче федераль законны быел республикада тормышка ашыру һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шундый мәгълүматлар китерде. “Бу эшне тәмамлап, инде комплектлау материалларын тупларга тотынырга кирәк, дип белдерде ул муниципалитетлар белән берлектә видеоконференция рәвешендә барган киңәшмәдә.
Президент Рөстәм Миңнеханов исә һәрбер мәктәпнең үз химаячысы (спонсоры) булырга тиеш дип саный. Мондый эш формасы мәктәпләрне ремонтлау өчен билгеле ресурс формалаштыру мөмкинлеге бирә. Проект республика имиджына туры килергә тиеш. Химаячылар җәлеп итү буенча эш алып барылсын, дип киңәш итте республика башлыгы.
Утырышта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров сүз сорап, капиталь ремонт уздырыласы мәктәпләрдә Интернет һәм WI-FI мөмкинлекләреннән файдалану өчен куелган җиһазлар һәм челтәрләр сакланылышы, сүтеп алу, монтажлау эшләре техник заданиегә аерым пункт буларак алар җаваплылыгына кертелсен, дип проблема күтәрде. Андый җиһазларны монтажлау һәм сүтеп алу хезмәтләре түләүле, җиһазлары кыйммәт, шуңа күрә, җаваплылык үз җилкәләрендә булсын, ә капремонтны тапшырганда аларны Мәгълүмати технологияләр үзәге кабул итеп алсын, дигән тәкъдим кертте министр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз