Бүгенге очрашуның модераторлары буларак ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Parallels” белән “Acronis” компанияләренә, “Runa Capital” фондына нигез салучы - өлкән партнер Сергей Белоусов чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләп, Татарстанга белдергән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Россиянең теләсә нинди төбәге кебек ТР ның барлык тармакларда да лидер буласы килә диде. Татарстан үсеш ноктасының берсе буларак ИТ тармагын сайлады. Барыннан да элек үсеш алган мәгълүмат технологияләре республика алдында торган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк, ә киләчәктә дөньяви киңлеккә чыгарга, потенциалны киңәйтергә ниятлибез.
ТР Президенты республика икътисадының үсеш алган тармаклары, аерым алганда, машина төзелеше, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, ИТ тармагы турында кыскача сөйләде.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.