Илдар Халиков Әзербәйҗанда эш сәфәрендә

2012 елның 5 марты, дүшәмбе
ТР Премьер министры Илдар Халиков ике көнлек эш сәфәре белән Әзербәйҗанга килде. Гейдар Алиев исемендәге Баку халыкара аэропортында Татарстан Хөкүмәте җитәкчесен Әзербәйҗанның гадәттән тыш хәлләр министры Кемаледдин Гейдаров, Россиянең Әзербәйҗандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Владимир Дорохин, Татарстанның Әзербәйҗандагы даими вәкиле Наил Зарипов каршылады.

Премьер-министр җитәкләгән республика делегациясе составында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Игорь Носов, урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер бар.

Сәфәр программасында Илдар Халиковның Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев, Премьер-министр Артур Раси-Заде белән очрашулары, берничә предприятиедә булу, Сумгаит технопаркы белән танышу каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International