Илдар Халиков Әзербәйҗан Президенты белән очрашты

2012 елның 5 марты, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Бакуда Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашты.
Илһам Алиев ТР Премьер-министры җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен сәламләп, бу сәфәр татарстанлылар өчен кызыклы һәм файдалы булыр дигән ышаныч белдерде. “Төрле өлкәләрдә элемтәләребез үсүенә шатмын. Хезмәттәшлек итү өчен өлкәләр дә, потенциал да җитәрлек”, - дип Әзербәйҗан башлыгы Татарстан Премьер-министрына мөрәҗәгать итте.
ТР Премьер-министры Әзерҗбәйҗан Президентына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең сәламләвен җиткерде. Илһам Алиев, үз чиратында, ТР Президенты белән Дәүләт Киңәшчесенә сәлам юллады.
Илдар Халиков белдергәнчә, Әзербәйҗанга сәфәр хакында әлеге илнең Гадәттән тыш хәлләр министры Кемаледдин Гейдаров җитәкчелегендәге делегациянең Татарстанга визитынннан соң карар ителгән. Ул сәфәр кысаларында хезмәттәшлекнең берьюлы берничә перспектив юнәлеше билгеләнгән. “Әзербәйҗан күрсәткән активлыктан соң безгә җавап адымы ясарга кирәк”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Хөкүмәт башлыгы Татарстан делегациясенең бирегә эшлекле хезмәттәшлекне үстерү нияте белән килүе хакында сөйләде. “Делегация составында хакимият вәкилләреннән тыш бизнесменнарның булуы очраклы түгел. Нефтехимия, урман, азык сәнәгате, финанслар өлкәләрендә хезмәттәшлек итү өчен әзербез. Бу сәфәр вакытында бәлки кайбер яңа юнәлешләр дә табылыр”, - дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International