Әзербайҗанга эш визиты белән килгән ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан делегациясе әгъзалары белән бергә Бакуда Гейдар Алиев каберенә, Милли лидерның хатыны истәлегенә куелган мемориалга һәм Һәлак булган батырлар аллеясындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Татарстан делегациясе әгъзалары Һәлак булган батырлар аллеясында 1990 елның 20 гыйнварындагы фаҗигале вакыйгаларның (ул тарихка “кара гыйнвар” булып кереп калды) корбаннарын искә алды. Ул чагында армия тарафыннан сәяси оппозицияне утка тоту нәтиҗәсендә 137 кеше һәлак була. Аллеяда аларның һәркайсына мемориаль такта урнаштырылган, ә аллея беткән урында Каспий диңгезе буендагы мемориалда Мәңгелек ут яна. Илдар Халиков мемориаль такталарга һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды