Татарстанда РФ Президенты сайлауларының ахыргы нәтиҗәләре билгеле

2012 елның 5 марты, дүшәмбе
4 мартта узган РФ Президентын сайлауларда Татарстан халкы зур активлык күрсәткән. Сайлаучыларның 83,02 проценты участокларга килеп гражданлык бурычын үтәгән. Аерым муниципалитетларга килгәндә, Апас, Әтнә, Актаныш, Әлки, Буа, Теләче, Чирмешән, Нурлат районнарында бу күрсәткеч 99 проценттан артык. Шул ук вакытта Казанның Идел буе, Мәскәү районнарында сайлаучыларның 65 проценттан артыграгы гына тавыш биргән. Сайлауларда катнашкан татарстанлыларның 82,70 проценты “Бердәм Россия”дән кандидат Владимир Путинга, 9,66 проценты коммунистлар лидеры Геннадий Зюгановка, 2,93 проценты үз-үзен тәкъдим иткән Михаил Прохоровка тавыш биргән. ЛДПР лидеры Владимир Жириновский исә 2,23 процент, “Гадел Россия”дән тәкъдим ителгән кандидат Сергей Миронов 1,76 процент тавыш җыйган. Путинга иң зур ышанычны Нурлат районы күрсәткән. Ул биредә сайлаучыларның 99,19 процент тавышын җыйган. Бу юлы дәгъвалар, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белдергәнчә, узган сайлаулар белән чагыштырганда аз да түгел, күп тә түгел. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә шундый 51 гариза алынган.
4 мартта узган РФ Президентын сайлауларның Татарстан буенча ахыргы нәтиҗәләре әнә шундый. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышыннан соң Хөкүмәт йортында узган брифингта комиссия рәисе Анатолий Фомин игълан итте.
Анатолий Фомин алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулары кампаниясенең дә, Президент сайлаулары кампаниясенең дә тыныч шартларда узуын, кандидатлар, аларның вәкилләренең үзләрен яхшы тотуын ассызыклады. “Сайлаулар кампанияләре вакытында телевидение-радио буенча агитация башлангач, гадәттә, күп кенә шалтыратулар, дәгъвалар алына иде. Бу юлы мәгълүмат бәхәсләрен хәл итү комиссиясенә эшләргә туры килмәде. Бер генә кандидатка, бер генә телерадиокомпаниягә карата да дәгъва алынмады”, -ди Анатолий Фомин.
“Теркәлү урыныннан читтә тавыш бирү хокукы бирүче таныклыклар белән дә проблемалар булмады. Без 50 меңнән артык шундый таныклык алдык, шуның 31,5 меңе файдаланылды”, -ди Фомин.
Ә менә күзәтүчеләр белән кайбер проблемалар туган. Кайбер участокларда җәмәгать күзәтүчеләрен, аерым алганда, Прохоровның вәкилен, участокларга кертмәү очраклары хакында мәгълүматлар алынган. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе шуңа охшаш фактларның узган сайлаулар вакытында да булуын таный. “Участок сайлау комиссияләрендә иң баш кеше – участок сайлау комиссиясе рәисе. Ул сайлау процессына комачаулык итүче кешеләрне участковый актына нигезләнеп участоктан чыгарып җибәрә ала. Участокларга бөтенләй кертмәүгә килгәндә, аларның барысы буенча да тикшерәчәкбез, ди Фомин. Ул ТР Үзәк сайлау комиссиясенә Казандагы бер участокка Голландия күзәтүчесен кертмәү белән бәйле дәгъва алынуын, фактның җентекле тикшереләчәген дә белдерде.
Сүз уңаеннан, РФ Президентын сайлауларда Татарстанда 15 илдән халыкара күзәтүче эшләгән (ерак чит илләрдән, БДБ илләреннән, ОБСЕ, Европа советы парламент ассамблеясе вәкилләре һ.б.). “Алар 200 гә якын участокта булды, автоном эшләде”, -ди Анатолий Фомин.
“РФ Президентын сайлауларда 700 меңгә якын яшь кеше тавыш бирде, шуларның 10 меңе беренче тапкыр катнашты. Бу сайлауларга динамизм өсти”, -дип белдерде ул.
Бу сайлаулар вакытында кулланылган техник яңалыклар да үзләрен сынатмаган. Анатолий Фомин Дума сайлауларында куллану тәҗрибәсе булган электрон тавыш бирү комплексларының бу юлы да уңышлы файдаланылуын, моңа өстәп Илбашын сайлауларда барлык участокларда веб-камералар, үтә күренмәле тавыш бирү ящикларының уңышлы кулланылуын белдерде.
РФ Президентын сайлаулар белән бергә 4 мартта республикада узган өстәмә муниципаль сайлауларда 77 депутат та сайланган.
“Халык активлык күрсәткән шартларда корректлы сайлаулар уздырдык”, - дип сүзен йомгаклады Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International