ТР Премьер-министры Бакуда берничә предприятиедә булды

2012 елның 6 марты, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Әзербайҗан башкаласы Бакуда азык һәм төзелеш сәнәгате предприятиеләрендә булды.ТР Хөкүмәте җитәкчесен һәм Татарстан делегациясе әгъзаларын Әзербайҗан гадәттән тыш хәлләр министры Кемаледдин Гейдаров озатып йөрде.

Илдар Халиков “Construction Materials of Pacific” компаниясенең сэндвич-панельләр заводында булгач, предприятиегә Татарстан полистиролын җибәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. ТР Премьер-министры фикеренә караганда, предприятие продукциясенә Татарстанда да ихтыяҗ булырга мөмкин.

ТР Хөкүмәте җитәкчесе шулай ук “AZ-MDF” компаниясенең МДФ-плит заводы эше белән танышты.

Илдар Халиков ике азык сәнәгате предприятиесендә булды. “Visicor Milla” сөт заводы бер атнадан файдалануга тапшырылачак, “Caspian Fish” балык эшкәртү предприятиесе Әзербайҗанда иң алдынгы предприятиеләрнең берсе. И.Халиков предприятиеләр эшчәнлеген һәм анда кулланыла торган технологияләрне югары бәяләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International