Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннанТатарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның хатын-кызларга мөрәҗәгате
2012 елның 7 марты, чәршәмбе
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның күркәм бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Безнең илдә яшәүчеләрнең күпчелеген гүзәл затлар тәшкил итә, шуңа күрә бу бәйрәм зур иҗтимагый әһәмияткә ия, ул инде күптән бөтенхалык тантанасына әверелде.
Бу язгы бәйрәм барыбызга да игелек һәм күтәренке рух алып килә. Хатын-кыз – ул үзе бер дөнья, анда һәрвакыт мәхәббәт һәм матурлык яши, ана булу хисе һәм гаилә турында кайгырту өстенлек итә. Хатын-кызның гүзәллегенә, зиһененә, талантына, сөйкемлелегенә меңнәрчә гасыр дан җырлана. Менә бүген дә без яраткан хатын-кызларбызны – әниләребезне, хәләл җефетләребезне, апа-сеңелләребезне, кызларыбызны котлар өчен иң ягымлы, иң назлы сүзләр табабыз.
Хәзерге вакытта җәмгыять һәм дәүләт тормышының бер генә өлкәсен дә хатын-кызлардан башка күз алдына китереп булмый. Алар икътисадка, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, мәдәнияткә, фәнгә чагыштыргысыз зур өлеш кертәләр. Республикабыз сәнәгатьтәге, авыл хуҗалыгындагы, эшмәкәрлектәге уңышлары белән күп очракта сезгә бурычлы.
Язмышларына авыр сугыш заманы һәм илне торгызу еллары туры килгән өлкән буын хатын-кызлары аерым рәхмәткә һәм ихтирамга лаек. Хатын-кыз ветераннарыбызга карап сокланасың: бу сынаулар аларның рухын сындыра алмаган, йөрәкләрендә җылылык һәм юмартлык элеккечә иксез-чиксез, балаларына да, оныкларына да, оныкларының балаларына да җитәрлек.
Хатын-кызларның социаль активлыгы елдан-ел арта бара, аларның җәмгыятьнең сәяси тормышына, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә катнашуы торган саен зуррак әһәмияткә ия. Шул ук вакытта безнең гүзәл затлар төрле вазифаларда, гадәттәгечә, яңа башлангычлар белән чыгалар, иҗади рухта, үз эшләренең нәтиҗәсе өчен олы җаваплылык тоеп эш итәләр.
Безгә, ир-егетләргә, һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: хатын-кызлар – бәясез байлыгыбыз, без аларны иркәләп-назлап, кадерләп сакларга тиешбез. Хөрмәтле хатын-кызлар, без сезгә ихлас күңелдән рәхмәтлебез - булганыгыз өчен, җылы кулларыгыз, киң күңелегез, сөюле йөрәкләрегез өчен.
Тормышыгызда игелек, наз, мәхәббәт ташып торсын, туганнарыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз тарафыннан
игътибар һәм ихтирам тоеп, шатланып яшәгез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!
Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н. Ми
ңне
ханов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз