Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
"Алабуга" МИЗ күзәтүчеләр советы дүрт яңа проектны раслады
2012 елның 8 марты, пәнҗешәмбе
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында азык-төлек, автомобиль, төзелеш һәм станоклар төзү өлкәсендәге дүрт яңа проект каралды. Чара ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырышта, аерым алганда, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Махсус икътисади зоналар һәм проектларны финанслау департаменты директоры урынбасары Вадим Третьяков, “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Вера Гогишвили, “Алабуга” махсус икътисади зонасының потенциаль резидентлары булган компания вәкилләре катнашты.
Бүген фикер алышынган иң эре проектларның берсе булган «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖ “Алабуга”да минераль сүстән түшәм плитәләре җитештерү заводын төзүне күздә тота. Әлеге продукция базарында дөньякүләм лидерлар рәтенә керүче Американың «Armstrong» компаниясе бу проектка 2,3 миллиард сум күләмендә инвестиция кертергә ниятли. Компаниянең башкаручы директоры Мэтт Эспи журналистларга хәбәр иткәнчә, бу «Armstrong» тарафыннан кертелгән инвестицияләрнең иң зурысы. Яңа завод 2015 елда файдалануга тапшырылыр дип көтелә, ул елына 22 миллион квадрат метр плитә җитештерәчәк, еллык тулаем керем күләме 3,18 миллиард сум тәшкил итәчәк. Предприятиедә 206 эш урыны булдырылыр дип көтелә.
“Россия базары безнең компания өчен бик тә мөһим, без сезнең илдә инде 20 елга якын эшлибез һәм түземсезлек белән безнең яңа производствоны үстерү мөмкинлеген көтәбез”, - диде Мэтт Эспи.
“Алабуга” махсус икътисади зонасында гамәлгә ашыру күздә тотылган алдагы проект – нефть һәм газ эшкәртү ихтыяҗлары өчен краннар җитештерү. Аны Германиянең «RMA Pipeline Eguipment» компаниясе гамәлгә ашырачак. “РМА Рус” ҖЧҖ проектына инвестицияләр күләме 1,7 миллиард сум тәшкил итәчәк. Предприятиедә 160 эш урыны булдырылыр дип көтелә, 2013 елның өченче кварталында файдалануга тапшыру күздә тотылган заводта елына 11 мең берәмлектән артык продукция җитештереләчәк. Алдагы проектны “ЭкоТехнологии” ҖЧҖ гамәлгә ашыра. Предприятиенең җитештерү куәтләре ел саен 23,5 мең тонна чимал эшкәртергә мөмкинлек бирә. Предприятиедә 39 яңа эш урыны булдырылыр дип көтелә, инвестицияләрнең күләме 403 миллион сум тәшкил итәчәк.
Бүген Күзәтүчеләр советы утырышында каралган дүртенче проект – “Ист Болт Алабуга” ҖЧҖ. Аны 40 ел дәвамында «McDonalds» компаниясе белән хезмәттәшлек итүче дөнья күләмендә билгеле «East Balt Inc» икмәк пешерү комбинатлары төркеме гамәлгә ашыра. “Алабуга”да булдыру күздә тотылган икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү предприятиесе фаст-фуд рестораннар челтәренә йөз тотачак. Предприятиедә Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе кулланылыр дип көтелә. Әлеге проектның бәясе 215 миллион сум тәшкил итә, ул елына 76,5 миллион берәмлек продукция җитештерәчәк. Предприятиедә 71 эш урыны булдыру күздә тотыла. Заводны 2014 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
“Хәзерге вакытта “Алабуга” махсус икътисади зонасында гомуми инвестицияләрнең күләме 84 миллиард сум тәшкил итә, 29 резидент-компания теркәлгән, 12 меңнән артык эш урыны булдырылган”, - дип хәбәр итте журналистларга Күзәтүчеләр советы утырышы нәтиҗәләре буенча “Алабуга” махсус икътисади зонасы ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта зонаның потенциалы 60 резидентны кабул итәргә мөмкинлек бирә, әмма ТР Президенты тарафыннан “Алабуга” махсус икътисади зонасын ике тапкыр арттыру турында карар кабул ителде. “Чынбарлыкта без 120 гә якын компания кабул итәргә сәләтле. Бу чынбарлыкка туры килә”, - дип ассызыклады Т.Шаһивәлиев.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз