Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: "Торак төзелешендә куркынычсызлык һәм сыйфатка игътибар итәргә кирәк"
2012 елның 11 марты, якшәмбе
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанда 438 мең кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 102 мең кв метры социаль ипотека программасы буенча төзелүче йортларга, 180 мең кв метрдан артыгы - күпфатирлы инвестицияле торак төзелешенә, 154 мең кв метры- шәхси торак төзелеше өлешенә туры килә.
Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган республика киңәшмәсендә яңгырады. Видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә республикада торак төзелеше һәм торакны сафка бастыру мәсьәләләренә багышланды.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 10 мартка Татарстанда социаль ипотека буенча 1774 фатирга исәпләнгән 38 торак йорт сафка бастырылган. Февраль аена планлаштырылган дүрт йортның барысы да өлгертелгән. Март аена 9 йортны сафка бастыру ниятләнсә, бүгенгә 357 фатирлы сигез йорт кулланылышка тапшырылган. Мәсәлән, Казанда Чистай районында 190 һәм 71 фатирга исәпләнгән ике торак йорт сафка бастырылган. Арчада 3 йорт, Кукмарада 2 торак йорт эксплуатациягә тапшырылган.
“Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы уздырган мониторингка караганда, быел төзелүче һәм сафка бастырылырга тиешле 87 социаль ипотека объектының 46 сы югары әзерлек дәрәҗәсендә. 13 объектның әзерлек дәрәҗәсе түбән”, - ди Ирек Фәйзуллин. Ул Биектауда төзелүче йортлар буенча графиктан беркадәр калышу булганын искәртеп, ике атна эчендә социаль ипотека объектлары буенча графикка чыгу бурычын куйды.
Бүген республикада Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 155 йорт төзелә. Шуның 137 се Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе линиясе буенча, 18 йорт ТР Дәүләт торак фонды программалары нигезендә алып барыла. Министр сүзләренә караганда, федераль үзәктән 2011 елның ноябрь траншы алынуга карамастан, 4 муниципалитетта (Әтнә, Яшел Үзән, Казан, Спас) 10 ветеранны тораклы итү буенча әлегә кадәр ахыргача карар кабул ителмәгән. 33 муниципалитетта 252 ветеран фатир сайлау турында килешү имзаламаган. Министр беренчел базардан фатирлар алуга өстенлек бирелергә тиешлегенә игътибар юнәлтте.
Март аенда республикада ветераннар өчен 21 торак йортны файдалануга тапшыру ниятләнә. Шуларның җидесе (шәхси йортлар) март башында тапшырылган инде. Хәзер төп игътибар, министр фикеренчә, йортларны инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итүгә, эчке бизәкләү эшләрен аерым контрольгә алуга бирелергә тиеш.
Күпфатирлы инвестицияле торак төзелешенә килгәндә, бүген 41 йорт югары әзерлектә. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, быел 4 муниципалитеттагы проблемалы объектлар буенча эшләрне тәмамлау бурычы куелган.
Гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасына килгәндә, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан аны финанслау күләме быел 58 млн сумга артып, 533 млн сум тәшкил иткән. Программаны республика казнасыннан финанслау күләме 198 млн сум булачак. Якын арада һәр муниципаль берәмлек буенча заявкаларны тапшыруны тәмамлау бурычы куела.
Премьер-министр Илдар Халиков искәрткәнчә, Татарстанда федераль һәм республика программалары буенча зур күләмдә торак төзелеше алып барыла. “Төзелештә сыйфат мәсьәләсе зур әһәмияткә ия”, - дип ассызыклый Хөкүмәт рәисе. Ул узган елларда социаль ипотека объектларында стеналарны өюдәге авышлыклар, йортларны эчке бизәкләү эшләренең сыйфаты һ.б.буенча шактый дәгъвалар булуын искәртеп, җаваплы затларны бу мәсьәләгә аеруча игътибарлы булырга чакырды, шулай ук куркынычсызлык техникасы нормаларының үтәлешенә зур игътибар бирү зарурлыгын ассызыклады.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз