Илдар Халиков: “Югары Ослан районы алдында җитди бурычлар тора”
2012 елның 11 марты, якшәмбе
“Югары Ослан районы җитәкчелеге алдында җитди бурычлар тора”, - дип белдерде бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Югары Ослан муниципаль район Советы утырышында.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, район башлыгы сайлана торган сессия - дулкынландыргыч һәм тарихи вакыйга. “Районның яңа башлыгы Марат Зыятдинов алдында гына түгел, Югары Ослан муниципаль районында яшәүчеләр алдында да яңа бурычлар тора”, - диде ул.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.